Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл куркынычсызлыгы

Язгы каникул вакытында балаларга юлларда аеруча сак булырга киңәш ителә

23 марттан 1 апрельгә кадәр Татарстанда «Язгы каникуллар» профилактик чарасы үткәрелә.

Ел саен каникуллар башланыр алдыннан  инспекторлар мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында әңгәмәләр үткәрәләр. Балаларның үзләре һәм балаларны йөртү кагыйдәләрен бозуларны кисәтү буенча рейдлар үткәрәләр.
 
Бу чорда юлларда машина йөртүчеләрдән дә зур уяулык сорала, шәһәр урамнарында тизлек режимын сакларга кирәк.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы һәм сак булырга чакыра.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев