Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл куркынычсызлыгы

Яшь буын кагыйдәләрне белеп үсә

Зәйдә район мәктәпләре укучылары арасында «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белүче — 2023» муниципаль бәйгесе үтте. Анда укучылар юл кагыйдәләрен белү буенча имтихан тотты һәм юлларда һәлакәткә очраганнарга беренче медицина ярдәме күрсәтә алуларын исбатладылар.

— Балалар елдан-ел әлеге конкурсларда чарланып, үзләренең юл кагыйдәләрен төгәл белүләрен ныгыта баралар. Беренче елларда катнашучылар да санаулы гына булса, хәзер һәр мәктәптән диярлек бу юнәлештә аерылып торучылар бар. Бу исә яшь, үсеп килүче буын арасында юл кагыйдәләрен яхшы белүчеләрнең күп булуы, аларның юлларда руль артына әзерлекле чыгачаклары турында сөйли, димәк, юлларыбыз да имин булачак, — ди «Юл куркынычсызлыгы фонды» район бүлеге башлыгы Вадим Иванов.

Ә бәйге нәтиҗәләренә килгәндә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен иң яхшы белүче А. Сәмигуллин булды (6нчы мәктәп). Икенчедә Л. Мөхәммәтдинова (3нче мәктәп), өченчедә Д. Галиева (татар гимназиясе). Беренче медицина ярдәме күрсәтүдә А. Белышев (7нче мәктәп) — беренче, А. Комендантов (6нчы мәктәп), А. Сабаева, Д. Усманова, Д. Горбунова (Сәвәләй мәктәбе) — икенче, А. Әюпова, Л. Мөхәммәтдинова (3нче мәктәп) — өченче урында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев