Эмиль Галеев: «Иминлекне тәэмин итү артында кешеләр саулыгы, гомере тора»
Юл иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре турында сөйләштеләр.
Район башкарма комитеты каршында эшләүче юл куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең киңәйтелгән утырышында агымдагы елның алты аенда юллардагы хәлнең торышы анализланды, иминлекне тәэмин итүнең мөһим аспектлары барланды. Утырышны комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев алып барды.
Юллар торышы турында район юл иминлеге хәрәкәте инспекция-се башлыгы Рамил Гарифуллин хисап тотты.
— Агымдагы елда 195 юл-транспорт һәлакәтенең 18ендә кешеләр тән җәрәхәте алу, үлем очраклары бар. 18 кеше яраланды, 3се үлде. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, үлем очраклары да, юл-транспорт һәлакәтләре саны да артты. Алкоголь кулланып руль артына утыручылар да борчуга сала. Моңа бәйләп авыл җирлекләре башлыкларыннан транспорт чарасына исерек килеш утыручылар турында оператив хәбәр бирүләрен сорыйбыз, — диде ул, басым ясап.
Алты ай дәвамында юл иминлеге сагы инспекторлары һәм полициянең участок вәкаләтлеләре тарафыннан 26 рейд үткәрелеп, аларда юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 1052 очрагы теркәлгән. Шулар арасыннан 12се — транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә итү факты. Хәзерге вакытта алкоголь кулланып руль артына утыручылар турында хәбәр салу өчен «Телеграм-канал» социаль челтәрендә аерым аккаунт эшли, шулай ук җәмәгать судьялары тарафыннан мондыйларга карата чыгарылган хөкем карарлары турында массакүләм мәгълүмат чараларында хәбәрләр биреп барыла.
«Болар барысы да юлларның иминлеген тәэмин итү өчен эшләнә, чөнки юл болай да төрле хәлләр килеп чыгу ихтималы зур булган урын, ә исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итү бу куркынычны күп тапкыр арттыра», — дип билгеләде комиссия рәисе Эмиль Галеев.
Балалар иминлеген кайгыртып
Киңәшмәдә юлларда балаларның зыян күрү очракларына аерым тукталдылар. Бүгенге көнгә 16 яшькәчә булганнар катнашында 3 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 3 бала тән җәрәхәте алган. Монда балаларның үзләре юл йөрү кагыйдәләренә игътибарсыз булып машина астына эләгү очраклары да, ата-аналарның баланы машинада тиешле тәртиптә утыртып йөртмәве дә аяныч нәтиҗәгә сәбәп булган. Мәсәлән, 8 июльдә Зәй — Сухрау юлында «Volkswagen Passat» автомобиле йөртүчесе «Узып китү тыела» юл билгесе таләпләрен бозып, каршы як полосага чыга һәм «Chevrolet Cruze» автомобиле белән бәрелешә. Автомобиль салоннарындагы өлкәннәр барысы да иминлек каешларын эләктергән, шулай ук «Volkswagen Passat»ның өч балигъ булмаган пассажиры да балалар автокреслоларында булган һәм аларга бик аз зыян килгән. Ә менә «Chevrolet Cruze»ның өч яшьлек пассажиры арткы пассажир утыргычына махсус креслосыз утыртылган һәм ул авыр хәлдә дәваханәгә озатылган.
«Иминлек каешын эләктерү бәрелгән вакытта исән калу мөмкинлеген биш тапкырга арттыра», — ди Рамил Гарифуллин.
Бу уңайдан фикер алышулар барышында балалар автокреслолары һәм яктылыкны кире кайтаручы элементларны балалар киемнәренә беркетү хакында мәгариф учреждениеләрендә ата-аналар белән үткәрелүче һәр чарада искәртергә, бу уңайдан төрле үтемле бәйгеләр үткәрергә тәкъдим итте комиссия рәисе Эмиль Галеев.
Киңәшмә барышында мәктәп автобусларының балаларны йөртергә әзерлек торышы турындагы мәсьәлә дә күтәрелде. 15 августта автобусларны кабул итү оештырылачак. Әмма әлегә һәр автобус та йөртүчеләр белән тәэмин ителмәгән. Эмиль Галеев, бу темага аеруча җитди карап, мәктәп автобуслары өчен җаваплы булган «Авторитет» оешмасына катгый таләпләр куйды.
2023-2024 уку елында районда 20 мәктәп автобусы егерме маршрут буенча укучыларны 19 мәктәпкә алып килергә тиеш була. Мәктәп автобусларында йөриячәк балалар саны — 444.
— Хәзерге вакытта 20 автобуска маршрутларга чыгу өчен паспортлар әзерләнә. Алар барысы техник күзәтү үтте, 10 августка кадәр тревога кнопкалары, тавыш хәбәрләре бирү җиһазларының төзеклеген күзәтү бара. 31 августта һәр мәктәптә балаларны озатып йөрүче педагоглар бил-геләнәчәк, — дип белдерде район мәгариф идарәсе башлыгы Эрнст Сәфәргалиев.
Юллар төзеклеге — көн үзәгендә
Сөйләшүләрдә юллар төзекләндерү, килеп туган проблемаларны чишү мәсьәләләре дә каралды. Юл куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе тарафыннан хәл ителүче мәсьәләләргә анализны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ренат Хаҗипов ясады. Ә юлларны төзекләндерү турында «Татнефтедор» ҖЧШ автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы башлыгы Фидаил Хәернасов сөйләде.
— Агымдагы елның 6 аенда юлларны төзекләндерү буенча 99 миллион сумлык эш башкарылды. Юл билгеләренең тиешле тәртиптә булуын күзәтеп, без 108 юл билгесен таләпләргә туры китердек, 51 иске билге яңага алыштырылды. «Куркынычсыз юл хәрәкәте» программасы буенча Нефтьчеләр проспектында һәм татар гимназиясе каршында тимер рәшәткәләр куелды, бу җәяүлеләрнең (бигрәк тә балаларның) машина юлына кисәк килеп чыгуына юл куймау максатында эшләнә. «Җәяүле юлы» яктыртыла торган юл билгеләре Баныкин, Казан, Ялчыгол, Тавлин урамнарында урнаштырылды. Аварияләр еш була торган урыннарда комиссия утырышы карары буенча ясалма тигезсезлекләр булдырылды, махсус көзгеләр урнаштырылды, — дип кыскача аңлатма бирде ул.
Утырышта массакүләм мәгълүмат чараларында алып барылучы пропаганда эшләре хакында «Зәй-информ» җитәкчесе Александр Исаков, авыл җирлекләрендә юл кагыйдәләре үтәлеше буенча юлларның төзекләндерелү дәрәҗәсе турында Бохарай авыл җирлеге башлыгы Елена Груздева хисап тоттылар.
Эмиль Галеев, утырышка йомгак ясап, юл иминлеге өчен җаваплы һәр субъектка тиешле күрсәтмәләрне бирде, күтәрелгән проблемалар буенча кабул ителгән карарлар турында киләсе утырышка хисап әзерләргә кушты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев