Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл куркынычсызлыгы

Бүген Зәй юлында юл-транспорт һәлакәтендә бер кеше һәлак булган

23 мартта Чаллы-Әлмәт трассасында Туңылҗа авылы тирәсендә йөк машинасы белән җиңел машина бәрелешкән. Анда бер кеше һәлак булган.

"Якынча мәгълүматлар буенча, 1990 елгы "Лада" автомобилен йөртүче, идарә итүне югалтып, каршы як полосага чыккан һәм "КамАЗ" автомобиле белән бәрелешкән", - дип хәбәр итә юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссиясе рәисе Эмиль Галеев.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел машина йөртүчесе алынган тән җәрәхәтләреннән урында үлгән.

Фото юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссиясеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев