Заинск-информ 16+
Рус Тат
Юл куркынычсызлыгы

Балаларның юлда имгәнүен кисәтү максатында «Көзге каникуллар» акциясе үтә

25 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр республикада юл хәрәкәте иминлеге буенча «Көзге каникуллар» акциясе үткәрелә. Зәй юл хәрәкәте сагы инспекторлары да балаларның юлларда имин йөрүләрен тәэмин итү максатында көчәйтелгән режимда эшләячәк.

Агымдагы елның тугыз аенда Татарстан юлларында 347 юл һәлакәтендә 11 бала үлгән, 361е җәрәхәтләнгән. Зәй районында аварияләрдә 3 җәяүле яшүсмер һәи ике пассажир бала зыян күрделәр.

Республикада 10 пассажир баланың үлеме теркәлгән. Шуңа күрә, Зәй ЮХИДИ бүлеге башлыгы Рамил Гарифуллин балигъ булмаганнарны машина салонында тиешле таләпләрне төгәл үтәп утыртып йөрүне сорый. Рейдлар барышында балаларны салонда йөртү тәртибе һәм яшь җәяүлеләрнең юлларда үз-үзләрен тотышлары җитди контрольгә алыначак. Машина йөртүчеләргә беркетмәләр төзелсә, кагыйдә бозган җәяүле балаларга карата чара күрүне сораган документлар мәгариф учреждениеләренә җибәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев