Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл куркынычсызлыгы

Балалар иминлеген кайгыртып, район мәктәпләрендә очрашулар уза

Җәйге каникулларда юлларда балаларның иминлегенә аеруча зур игътибар бирелә.

Тиздән мәктәп укучыларының җәйге каникуллары да җитә. Юл инспекторлары бу чорда балаларның гына түгел, әти-әниләрнең дә аеруча игътибарлы булуларын сорый. 

Төги һәм Гүлкин авылларында «Юл куркынычсызлыгы» ДБУ, ЮХИДИ идарәсе вәкилләре укучылар белән очрашып әңгәмә корды, аларның фикерләрен тыңлап, сорауларына җавап бирде.

Самокат, гироскутер, мопед, велосипед кебек транспорт чараларында куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерделәр.

Нәкъ менә каникуллар вакытында балаларның юл-транспорт фаҗигаләренә юлыгу очраклары бермә-бер арта. Балалар күп вакытларын урамда үткәрәләр. Юл читендә хәрәкәтчән уеннар белән мавыгып куркынычсызлык кагыйдәләрен онытып җибәрәләр. Укытучылар, ата-аналар балаларга юл йөрү кагыйдәләрен, урамда үз-үзләрен тоту тәртипләрен даими өйрәтеп, кисәтеп торсалар яхшы булыр иде, әлбәттә. Шулай ук кечкенә яшьтәге балаларны урамда, юл буйларында караучысыз калдырырга һич ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев