Балалар арасында «Мин — велосипед йөртүче» рәсем конкурсы узды
Конкурсны «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУ оештырды.
4нче мәктәп лагерында ял итүче балалар арасында «Мин — велосипед йөртүче» темасына рәсем конкурсы оештырылды. Бәйге җиңүчеләрен «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУ башлыгы Вадим Иванов тәбрикләде. Шулай ук малайлар-кызлар тагын бер тапкыр велосипедта йөрү кагыйдәләрен исләренә төшерделәр. Балаларның ике тәгәрмәчле техникаларына тикшерү үткәрелде.
фотолар «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУнан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев