Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл куркынычсызлыгы

Бала гомерен куркыныч астына куймагыз

Районда агымдагы елда мотоциклчылар арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 8 очрагы ачыкланган.

«Мотоцикл гаять зур тизлек җыя, ә хәзер аның белән тизлекне яратучы һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен санга сукмаучы балигъ булмаган яшүсмер идарә итә дип күз алдына китерик. Җәйге вакытта юлларда юл йөрү кагыйдәләрен бозучылар бик күп, бигрәк тә трассаларда мотоциклларда”, – ди дәүләт автоинспекциясе бүлеге башлыгы Рамил Гарифуллин.

Мисалга, 6 июньдә яшүсмер питбайк белән идарә иткәндә юл-транспорт һәлакәтенә юлыгып, күпсанлы җәрәхәтләр алган.
Рейдлар барышында автоинспекторлар мото-циклчылар арасында төрле хокук бозуларны ачыклаган: 2се исерек килеш руль артына утырган, 2сенең идарә итү өчен таныклыгы да булмаган, 1се мотошлемсыз йөргән һәм 2се транспорт чарасын теркәү хокукын бозган.

Йөртүгә хокукы булмый торып, мопед, мотоцикл, скутер, машина белән идарә итәргә алынган балигъ булмаган балаларга 5-15 мең сум күләмендә штраф каралган. Шул ук вакытта дәүләт автоинспекторлары транспорт чарасын махсуслаштырылган стоянкага урнаштырырга хокуклы.

Моннан тыш, 16 яшьтән кечерәк булган руль артына утыручылар өчен әти-әниләр җаваплы, алар административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин, ә балигъ булмаган бала профилактик исәпкә куелачак.

«Районда балаларның ата-аналар күрмәгәндә, машина ачкычын алып, зур юлларга чыгу очраклары теркәлде. Шуңа күрә әти-әниләрдән балаларыннан автомобиль ачкычларын яшерүне сорыйбыз. Шулай итеп, сез балагызны юл-транспорт һәлакәтеннән саклап калачаксыз», – ди Рамил Гарифуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев