Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл куркынычсызлыгы

Автобусларны техник карауга үзгәрешләр кертелде

Бүген — 20 декабрьдән РФ Хөкүмәтенең автобусларга техник күзәтү үткәрү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелү турындагы карары үз көченә керде.

Үзгәрешләрдә график буенча язылып техник күзәтү үткәндә, бер автобусның икенче автобуска алыштырылу мөмкинлеге хакында әйтелә. Бу исә, автобус йөртүчесе ниндидер сәбәпләр аркасында тикшерү узарга килә алмаганда махсус билгеләнгән сәгатьнең буш калмавы өчен рөхсәт ителә.

Шулай ук әгәр дә, автобуска беренче мәртәбә техник күзәтү үткәргәндә нинди дә булса җитешсезлекләр ачыкланганда, аны төзәтү белән кабат тикшерү узу мөмкинлеге бирелә, элек ул аерым билгеләнгән эш көннәре санына карап башкарыла иде.

Әлеге үзгәрешләр автобусларга техник күзәтү үткәрүне тиз арада башкару һәм халыкка җәмәгать транспортында йөрүдә куркынычсызлыкны тәэмин итү мөмкинлеге бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев