Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл куркынычсызлыгы

Алкоголь кулланып руль артына утыру – куркыныч гамәл

Юлларда һәлакәткә китергән очраклар бик күп, алар нигездә машина йөртүчеләрнең юл кагыйдәләренә игътибарсызлыгы нәтиҗәсендә килеп чыга.

Юллар болай да риск зур булган урын, ә инде шуны белә торып, кагыйдә бозу, әйләнә-тирәдәгеләр гомеренә дә, үз гомереңә дә янау, дигән сүз. Бигрәк тә исерткеч эчемлек кулланып руль артына утыруны бернинди кысаларга да кертеп булмый.

Газетабыз битләрендә без еш кына алкоголь кулланып машина йөртү хокукыннан мәхрүм булганнарга хөкем карары чыгару турында мәгълүматны биреп барабыз. Бу исерткеч эчемлек кулланып транспорт чарасы белән идарә итүне кисәтү, мондый гамәлнең аяныч нәтиҗәләргә китерүе, моннан ерак тору мөһимлеген искәртү, хәтта алкоголь кулланганнарны беркадәр оялту максатыннан да эшләнә.

Район юл хрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, 2023 елда алкоголь кулланып руль артына утыручы 149 машина йөртүче тоткарланган, ә агымдагы ел башыннан бүгенге көнгәчә аларның саны 25 кә җитте.

“Исерткеч эчемлек кулланган машина йөртүчеләр, гадәттә, “батыр” була. Алар үз гамәлләренә контрольлек итмиләр, тизлек режимын арттырырга мөмкиннәр, юл билгеләре исә күзләренә күренми. Ә инде юл иминлеге сагы инспекторларына туры килсәләр, качарга, мин исерек түгел, дип хокукларын дауларга тотыналар. Әлбәттә, безнең хезмәткәрләр аларга катгый тора, чөнки үз гамәлләрен белешмәгән кешенең юлларда фаҗига китереп чыгару ихтималы бик зур”, - ди район ЮХИДИ бүлеге башлыгы Рамил Гарифуллин.

Алкоголь кулланган өчен беренче мәртәбә хөкемгә тартылучыларга җәмәгать судьясы аша карар чыгарыла. Әмма алар арасында кабат-кабат закон бозучылар бар. Мәсәлән, әле шушы көннәрдә генә шәһәр судында ике шундый җинаять эше каралды. Берсендә 1989 елгы зәйле инде исерткеч эчемлек кулланган килеш руль артына утырган өчен җәмәгать судьясы тарафыннан 2017 елда ике тапкыр хөкем карары алып, икешәр мәртәбә өч елга кадәр транспорт чарасы белән идарә итүгә бәйле эшчәнлектән мәхрүм ителгән булган. Әмма бу чаралар гына аны акылга китермәгән күрәсең, 2023 елның 26 декабрендә кичке вакытта ул кабат алкоголь кулланып руль артына утыра һәм юл иминлеге сагы инспекторы тарафыннан тоткарлана. Инспектор сүзләренчә, аннан исерткеч эчемлек кулланган ис килеп торса да, ул алкогольне ачыклау чараларын үткәрүгә каршы килә. Ләкин айныгач, күрәсең, ул үзенең юлда башкалар өчен дә куркыныч тудыруын аңлый. Судья Рөстәм Хәкимовның хөкем карарында күрсәтелгәнчә, гаепләнүче суд ачыклыкларын кертүне ясап тормыйча гына аерым тәртип белән хөкем итүне сорый. Ул РФ Җинаять Кодексының 264.1 маддәсе 2нче бүлеге буенча кабат исерек килеш руль артына утырган өчен хөкем ителүне таный. Чөнки ул үз гомерен генә түгел, әйләнә-тирәдәгеләр гомерен дә инде берничә мәртәбә куркыныч астына куйган. Аңа суд бер елга ирегеннән мәхрүм итеп гомуми режимдагы төзәтү колониясенә җибәрү карары чыгарган. Шулай ук, транспорт чарасы белән идарә итү эшчәнлеге алып бару да дүрт елга тыелган.

Ә икенче суд эше Питрәч районы кешесенә каралган. Әле 2023 елның июль аенда гына Түбән Кама шәһәрендә җәмәгать судьясы тарафыннан машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән 1980 елгы ир-егет, йөртү хокукына ия булмаган килеш, 2023 елның октябрендә кабат алкоголь кулланган хәлдә Зәйгә килеп җиткән. Төнлә белән аны юл сагы инспекторлары тоткарлый. Исерткеч эчемлек исе килеп торуга карамастан, ул медицина тикшерүе узуга каршы килә. Ләкин аның алкоголь кулланган булуы дәлилләнә, суд барышында ул кичтән сыра эчүен таный.

Суд аңа РФ Җинаять Кодексының 264.1 маддәсе 1нче бүлеге нигезендә 200 мең сум шраф түләү һәм ике ел дәвамында транспорт чарасы белән идарә итүгә бәйле эшчәнлек алып бармаска, дигән хөкем карары чыгара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев