Яшелчә, җиләк-җимеш сатучы әби-бабайлар ничә сум акча эшли?
Көз җитү белән Зәй урамнарында җиләк-җимеш, яшелчә, гомумән, бакчаларындагы уңышны сатучы өлкән яштәге эшмәкәрләр саны күбәя. Безнең хәбәрчебез алар белән аралашып, «киштәләрендәге» ассортимент белән танышып кайтты.
Наҗия апа Мортазина 35нче кварталдагы әби-бабайлар сату итә торган ноктада утыра. Хатын-кыз ерактан ук сатып алучыларны елмаеп, ачык йөз белән каршы ала. Безнең белән дә ул теләп аралашты. «Успех» бакчачылыгында участогы бар икән. Җәй буе шунда «кайнаша». Инде 5 ел чамасы үзеннән артык калган уңышны урамга да алып чыгып сата. «Башта оялып кына чыккан идем, хәзер инде читенсенмим, урлап сатмыйбыз бит, экологик яктан чиста, үзем үстергән борыч, сарымсак, алманы сатам», дип уртаклашты. Ачы борычның берсе −15 сум, алманың 5 л чиләге −300 сум, ә сарымсакның ярты килосы 150 сум тора.
-Инде менә алмагачымның алмалары да бетә, күңелсез була инде, монда чыга алмам,- дип тә куйды Наҗия ханым.
Аның янәшәсендә тагын 2 әби сатып утыра. Аларның ассортиментлары икенче — кара миләш, сырганак, йомырка, помидор, кыяр, укроп тәкъдим итәләр. Без торганда гына 2 кеше килеп яшел тәмләткечләр сатып алды. Өстәвенә шәһәрдәшләр әлеге әбиләргә үзләреннән артык калган продукцияне китереп сатып бирүләрен сорыйлар икән.
«Быел, мәсәлән, күпләрнең помидорлары каралды, суык тиде, шуңа да помидор сату отышлы булды», дип уртаклашты апалар.
Яңа гына бакчадан өзелгән җиләк-җимеш, яшелчә сатылучы нокталарның тагын берсе Яңа шәһәрдә урнашкан. Биредә без 4 «өлкән бизнесменны» очраттык. Көндезләрен 10 кеше утырган чаклар да бар икән. Шуларның берсе — Иван Просветов, урамда сату белән пенсионер 12 еллап шөгыльләнә. Үз йорты белән тора. Анда күпсанлы алмагачлар үстерә. Кызганыч, быел 8 алмагычының өчесе генә җимеш биргән. Алманың 1 килосын 150 сумнан сата.
«Минем алмаларның тәмле икәнен беләләр, 1-2 көн чыкмыйча торсам, кешеләр югалта хәтта», дип сөйләде ул. Бабайның улы читтә галим булып эшли. «Әти, әйдә мин сиңа аена 25 мең сум акча бирәм, базарда сатып йөрмә, ташла бу эшеңне», дигәннәрен дә сөйләде карт. Тик Иван Егорович белдерүенчә, бирегә ул беренче чиратта аралашу, көнне уздыру, кеше арасында булу өчен чыга, ә акча инде аның өчен икенче урында тора.
Сатып утыручы Фәридә Майорова да шул ук фикердә: «Әйе, ипилек-сөтлек кенә акча эшлибез, Аллага шөкер, артык уңышны да сатабыз һәм бер-беребез белән аралашабыз», ди пенсионер. Ул да шулай урамда 10 еллап сату итә. Үз бакчасын ташлаган, хәзер энесенең бакчасында утырта. Балалары да үз йортлары белән яши. Барысыннан артык калган уңышны ул халыкка тәкъдим итә. Мисалга — кечкенә чиләк сырганак −250 сум, вак сарымсак 150 сум, керән тамыры 50 сумнан. Күршедә генә сату итүче апа, бүген әле берни дә сатмавын белдерде. Гомумән алганда, шулай урамда сатучы әби-бабайларның кереме көненә уртача 1 мең сумны тәшкил итә. Тик әлбәттә алар көн дә чыга алмый, чөнки күпләргә бакчаларына барырга, уңышны җыерга, аннары алып та кайтырга кирәк. Тиздән инде сезон бетәчәк дип белдерде алар.
Пенсионерлар сату итә торган нокталарның тагын берсе — «Космос» үзәге каршында. Анда күбрәк чәчәкләр белән сәүдә итәләр. Без интервью алган ир-ат исемен әйтергә теләмәде. Ул -күп еллар гладиолус чәчәкләре сата. Чәчәкләргә мәхәббәтне әнисе уяткан. Букетлары кибетнекеннән күпкә арзанрак, 350-400 сум тора.
- Күбрәк шул өлкән яшьтәге әниләренә, юбилейларга, соңгы юлга озату чарасына алалар, 1 сентябрьдан соң сатып алучылар саны кимеде, икенче ажиотаж өлкәннәр көнендә булырга мөмкин», дип уртаклашты ул. 3 баласы, 10 оныгы барлыгын да сөйләде. Саткан акчамны күпчелек шуларга тотам, диде ир-ат.
Сатучы пенсионерларны борчыган мәсьәлә да бар, алар үзләренә түбәсе капланган урын булдыруларын телиләр. Башкарма комитет җитәкчесенең икътисадый үсеш сәнәгать, сәүдә һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча урынбасары Марат Хәбибуллин белдерүенчә, мондый урын бар һәм ул Үзәк базар эчендә урнашкан. Өлкән яшьтәге шәһәрдәшләребез өчен анда, түләүсез урыннар бүленеп бирелгән. Өстәвенә, Зәйдә авыл хуҗалыгы ярминкәләре оештырыла. Пенсионерлар үз уңышларын шунда да тәкъдим итә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев