Зәйдән Нурия апа солдатларга эчке киемнәр тегә
Зәй районы халкы гомуми көч белән 23 февраль — Ватан сакчылары көненә атап җыелучы гуманитар ярдәм олаулары әзерли.
Хәрбиләргә, госпитальләргә булышлыкны кем көченнән нинди эш килә, шул рәвешле хәстәрли. Мәсәлән, Сармашбаш авылыннан Нурия апа Сафина гуманитар ярдәмгә өлгертим дип, соңгы көннәрдә солдатлар өчен эчке киемнәр тегү белән мәшгуль. Инде 70 данә теккән, аларны яхшылап төреп, коробкаларга тутыра бара.
«Кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышам, ил — көннәребез тынычланып, егетләребез исән — сау әйләнеп кайтсыннар иде», — дигән теләктә Нурия апа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев