Зәйдә сәүдә нокталарында хәрбиләргә гуманитар ярдәм өчен махсус кәрҗиннәр куелды
Бу көннәрдә Зәйнең «Җылы Зәй» хәйрия фонды, шәһәр сәүдә нокталарында махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен озак саклана торган азык-төлек җыюга махсус кәрҗиннәр куюны оештырды.
«Магнит» сәүдә челтәре кибетләрендә урнашкан шундый кәрҗиннәргә теләгән һәркем азык-төлек сатып алып, хәрбиләр өчен калдыра ала. Мондый кәрҗиннәр Октябрь, Рәфыйков, Ялчыгол, Нариман, Шоссе урамнарында урнашкан кибетләрдә бар.
Шулай ук, кәрҗиннәр янына акчалата ярдәм итәргә теләүчеләр өчен QR-кодлар да куелган, аның аша билгеле исәп-хисап счетына хәрбиләргә гуманитар ярдәм өчен акча күчерергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев