Хәрбиләргә токмач әзерлиләр
Махсус хәрби операция зонасына Зәйдән чираттагы гуманитар ярдәм әзерләнә. Бу изге эшкә шәһәр мәчетләрендә дә җитди әзерлек бара. Бу көннәрдә Мирный бистәсендәге «Тынычлык» мәчете ифтарханәсендә мөселман хатын-кызлары җыелып токмач кистеләр.
«Мәчетебездә ил иминлеген саклаучыларга хәләл ризыклар әзерләү җайга салынган. Бу юлы да бистәбез абыстае Роза Гадиева җитәкчелегендә тырыш хатын-кызлар изге эшкә зур өлеш кертә. Токмач басып кисүчеләргә хәләл кафеда урын иркен, йорт эшләреннән бушаган хатын-кызлар анда килеп, берничә көн дәвамында өй токмачлары әзерлиләр», — ди мәчет имамы Рөстәм хәзрәт Дәминов.
Мирный бистәсе мәчетендә хәрбиләргә бу рәвешле күмәк җыелып токмач кисү инде икенче тапкыр оештырыла. Ә дини йолаларга игътибарлы, мәчеткә йөрүче хатын-кызлар һәр гуманитар ярдәм җыелган саен өйләрендә токмач басып-кисеп, чәк-чәкләр пешереп хәрби зонага егетләргә озаталар. Бүген исә, иртәдән мәчеткә 15ләп хатын-кыз җыелып токмач басуга керешкән. Алар йомырка һәм башка кирәк-яракны үзләре алып килгән. Инде төшке аш вакытына кадәр алар 300 йомыркадан токмач әзерләгән иде.
— Бу юлы 500 йомыркага токмач басарга планлаштырабыз. Һәрберебез күңеленнән изге догалар укып башкара бу эшне. Яу кырында бит безнең улларыбыз, ир-атларыбыз. Шушы токмачлар аша аларга өй җылысын биреп, догалы ризыкларның тәннәренә сихәт, көч бирүен телибез. Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән тиз көннәрдә Җиңү яулап үз җиребезгә кайтсыннар балакайлар, — дип тели Роза апа.
Токмач әзерләү процессы конвейрга салынган кебек мәчеттә. Берәүләр камыр баса, икенчеләре җәймәләр җәя, өченчеләре кипшергән җәймәләрне алып кисә, дүртенчеләре махсус кискечләрдән чыгара һәм ак ситсыларга киселгән токмачларны кибәргә салалар.
— Бу эш беркөнлек кенә түгел. Бүген менә токмачларны әзерләп кибәргә калдырсак, алдагы көннәрдә яхшылап кипкәннәрен махсус контейнерларга тутыра барачакбыз. Һәркемнең изге гамәлгә күңел биреп башкарганы күренеп тора, шуңа да эшебез дә тиз бара. Иң башта токмач кисү көне турында белдереп ватсап аша территориаль үзидарә чатында хәбәр тараттык. Менә иртәдән күпләп җыелды бистә хатын-кызлары. Ә кемнәр эштә токмачны инде өйләрендә әзерләп алып килгәннәр, иртән мәчеткә кертеп чыктылар. Шунысы да бар, бу күмәк эшкә кайсы милләт, кайсы диннән булуга карамастан барысы да өлеш кертә. Рус милләтеннән булганнар да йомыркалар китерделәр, он сатып алу өчен акчалата ярдәм итүчеләр дә булды, — ди «Мирный» территориаль үзидарәсе рәисе Гөлбану Галяминская.
Ул бистәдән бүгенге көндә хәрби операциядә 20дән артык егет катнашуын әйтте. Шушы егетләргә теләктәшлек белдереп күпләр ярдәмгә ашыга.
— «Тынычлык» мәчетеннән ерак түгел генә 91 яшен тутырган Илгизә апа Хәлиуллина яши. Ул да бүген иртәдән 50 йомыркага басып кискән токмач алып керде. Әле бүген эшләүче хатын-кызларга чәй эчәргә дип камыр ризыклары да пешергән. Ходай миңа шушы кадәр гомер биргән икән, үз-үзләрен аямыйча безнең иминлекне саклаучы егетләргә көч бирсен бу ризыклар, ди ул. Менә шундый өлкән яшьтәгеләр дә безгә үрнәк булып тора, — дип сөйләде Әлфира ханым Хәйруллина.
Шундый изге күңелле өлкән яшьтәгеләрнең берсе Нәсимә апа Ризванова. Ул да бер чиләк токмач кисеп алып кергән һәм чәк-чәк тә пешергән. Ә бергәләп чәй эчү өчен гөбәдия әзерләгән.
Шулай ук, гуманитар ярдәм белән озату өчен дисбеләр, догалар алып килүчеләр дә күп булган. Кыскасы Җиңү өчен кем ничек булыша ала, кулыннан килгәнчә ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев