Рухи ныклык үрнәге булучы дустыбыз
Хәрби бурычын үтәгәндә саулыгын югалткан, хәзерге вакытта Аксар авылында яшәүче, Әфган михнәтләрен кичкән Айрат Вагыйзь улы Мөхәммәтдинов белән аның сыйныфташ дуслары рухи ныклыгына сокланып, чын күңелдән горурланып яшиләр.
Бу көннәрдә алар батыр ир янында булып, хәл-әхвәлен белештеләр. Айрат Мөхәммәтдиновның һәртөрле яңалыклардан хәбәрдар булып яшәүгә омтылуын истә тотып, сыйныфташ дуслары аңа «Зәй офыклары» газетасын яздырып бүләк иттеләр. Әнисе Миңнурый апа Айратка район басмасыннан хәбәрләрне укып-таныштырып барырга вәгъдә бирде дусларына.
Сыйныфташлар Айрат Вагыйзь улы турындагы хатирәләре белән дә уртаклашты.
Ләйсән Нәбиуллина (Калмыкова):
— Балачакны, мәктәп елларын искә алып классташларны барлаганда, Айрат арада иң тыйнак, иң тәртипле, төгәл малай (егет) булып искә төшә. Дәресләрдә дә укытучылардан кисәтүләр алмый иде кебек. Әзерләнеп килеп, сорауларга җавап биреп, артыгын сөйләшми торган малай булып калган күңелдә. Геог-рафия, биология дәресләрен ярата иде. Алар хәзер дә безнең география укытучысы Рамил абый Галимов белән аралашып яшиләр. Айрат — күп белергә омтылучан, күп укырга яратучы егет.
Егет вакытларын искә алганда, сабакташлар белән болында, учак янында җырлашып утырган чак-лар искә төшә. Анда инде безнең Айратның кулында гармун булыр иде. Алар Радик белән алмашлап уйныйлар, без кушылып җырлый идек.
Хәзер исә вакыт-вакыт Айратны сагынып, аның белән аралашып кайтырга теләп, без дустым Вәсилә белән еш аларга киләбез. Айрат белән кич утырып кайткач дөнья яңадан башка төсләрдә күренә. Ни өчен дисезме? Чөнки Айратның тормышны яратуы, аның төшенкелеккә бирелмичә кызык сүзләр сөйләве, дөнья яңалыклары белән уртаклашып, үзебезнең илдә, дөньяда тынычлык урнашуын теләве безне вак-төяк мәшәкатьләрдән аралап, яшәү тәмен белергә юл күрсәтә, аның рухи ныклыгыннан үрнәк алу мөһимлеген төшендерә. Алай гына да түгел, Айрат физик чыныгу алуда да үрнәк безгә. Ул 2008 елдан бирле, көннең нинди булуына карамастан, ишегалдында урнаштырылган юлда йөгерү белән шөгыльләнә. Бер кич утырганда санап карадык, ул шушы вакыт эчендә 86915 километр юл үткән. Бу ике тапкыр экваторны әйләнеп чыгуга тиң! Шундый дустыбыз белән ничек горурланмыйсың!
Вәсилә Салаватова (Камалова):
— Классташым Айрат белән мин мәктәптә бер парта артында 4 ел бергә утырып укыдым. Укытучы апабыз әйтә торган иде, сиңа түзсә, Айрат кына түзә ала, дип. Әйе мин шук, чытлык кыз бала, ә Айрат, киресенчә, тыйнак, сабыр, күп сөйләшми, тәртипле укучы булды. Бүгенгедәй хәтеремдә, Айратыбызны армиягә озаткан кичтә аның йөзендә горурлык билгеләре чагылды. Әнә шулай Әфган җирләрендә кайнар нокталарда хезмәт итеп кайтты ул. Матур гына аралашып, дус булып, бергәләшеп клубка чыгып, күңелле генә итеп яшәгәндә, Айратыбыз авырып китте. Яшьлек белән беренче елларны без моны аңлап бетермәдек кебек, еллар үтте һәм әнисе Миңнурый апа рөхсәте белән без яңадан аралаша башладык. Айрат безне көтеп ала, хәтер касәсе тулы аның. Мәктәп, яшьлек елларын искә алганда һәр темага бер хатирәсе, бер мәзәк хәл турындагы истәлеге, бер табышмагы әзер аның. Спорт белән шөгыльләнә, нык ихтыяр көченә ия ул. Әнисе Миңнурый апа белән алар бер-берсенә таяныч. Аларга Раббыбыз шушы матур сыйфатларын югалт-мыйча яшәргә насыйп итсен.
Радик Фәттахов:
— Классташым, яшьлек дустым Айрат белән без армия сафларыннан кайткач авылда берничә ел бергә эшләп алдык. Шул вакыттан мин аның төгәл, эшен җиренә җиткереп эшли торган кеше булуына инандым. Айрат бик тә җор телле, кызык сөйләп, күңелләрне күтәрә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев