Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Игелекле гамәл

Изге күңелле егеттән бүләк

Аксар мәдәният йортында хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм йөзеннән хәйрия концерты узды.

Яшәр өчен бетмәс көч алырга
Олысына һәм дә кечегә,
Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле
Туган ягы кирәк кешегә.

Кайда гына яшәсә дә, кеше үзенең туган җирен сагынып яши. Авылдашыбыз Рушат Зиннәтов — шундыйларның берсе.
Туган авылының hәр ягы, hәр урыны, hәр кешесе якын аңа. Түбән Кама шәhәрендә яшәсә дә, бер көн дә туган ягына, әнисе янына кайтмыйча калмый ул. Кайтышлый ук hәр урамны, hәр кешене, авылның hәр урынын барлый Рушат. Авыл группасы ачып, аларны интернет челтәрләрендә яктыртып та бара әле.
Рушат — мәрхәмәтле, изге җанлы кеше. Авылга кайтып ике ел рәттән инде махсус хәрби операциядәге егетләр өчен иҗатташ дусларын чакырып, зур хәйрия концерты оештыра.
Концертны туган авылына булган мәхәббәт хисләре белән язылган шигырьләре белән башлап жибәрде Рушат. Экранда Аксарның матур йортларын, капка төпләрен, авылның билгеле, шул ук вакытта ниндидер хатирә белән истә калган урыннарны фотога төшереп, ихлас видеоязма күрсәтелде. Шулай ук авылдагы капкасы бикле йортлар, әти-әнигә хөрмәт темаларына да зур басым ясады ул. Авылның үткәнен дә барлады. Яшь кенә булса да, Рушат шундый хисләр белән янып яши. Шундый хисләр белән сугарып язылган шигырьләрен сөйләп, иҗатташ дуслары, туганы- җырчы, биюче, оста баянчы егет-кызларның чыгышлары белән үрелеп барды концерт.
Концертның икенче өлеше авылдаш махсус хәрби операциядәге егетләргә багышланган иде. СВОда катнашучы һәр егетнең әти-әнисе концертка чакырылды. Рушат аларның һәркайсына игътибар биреп, чәчәк букетлары белән күчтәнәчләр тапшырды. Ә егетләргә Фирдүс Тямаевның «Егет без» җыры астында әзерләнгән видео-роликны бөтен халык басып, күз яшьләрсез карый алмады.
Менә шундый җанлы бер тында узды өч сәгатькә сузылган концерт. Егетләрнең әниләре рәхмәт йөзеннән концертны оештыручыларга чәй өстәле әзерләп, сөйләшүләр анда да дәвам итте. Ә концерттан җыелган матди ярдәм хәрби операциядәге егетләребезнең әниләренә тапшырылды.
Рушатның тагын бер зур теләге — авылга, мәдәният йортына үзе кебек яшьләрне күбрәк тарту. Рушатның теләгенә без — мәдәният йорты хезмәткәрләре дә кушылабыз. Авылдан китеп, читтә яшәүчеләр, ялларда кайткач мәдәният йортларына килсәләр, тагын да күңелле булыр иде.
Рушатка, иҗатташ дусларына зур рәхмәт әйтеп, яңадан-яңа иҗади уңышлар, саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете теләп калабыз. Аның кебек изге җанлы кешеләр күбрәк булсын иде.

Гүзәлия Миңнуллина, Аксар авылы мәдәният йорты режиссеры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев