Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Игелекле гамәл

Югары Пәнәчедә ике улы да махсус хәрби операциядә катнашучы әнигә хуҗалыгында кар чистартуга булыштылар

Югары Пәнәче авылы китапханәсенең «Китап укучылар клубы«на йөрүчеләр махсус хәрби операциягә ике улын озаткан Рәмзия апа Исмәгыйловага кар чистартуда булышты.

Югары Пәнәче авылы китапханәсенең "Китап укучылар клубы«на йөрүчеләр махсус хәрби операциягә ике улын озаткан Рәмзия апа Исмәгыйловага кар чистартуда булышты.
-Телефонымны кулдан төшермим, көн-төн улларымның шалтыратуын көтәм. Күземне йомсам да, ачсам да, гел алар уемда, — ди Рәмзия апа.
Ана кешенең җан тынычлыгы өчен иң мөһим, көтеп алынганы, әлбәттә, газиз улларының: «Әни, мин исән-сау!» — дигән сүзләре. Рәмзия апаны яратып, сез минем Пәнәче әбием, дип әйтәм. Аны чыннан да яратмый мөмкин түгел. Ачык йөзле, киң күңелле, сабыр холыклы, тәмле телле, җитез, җыр-моңга гашыйк безнең Рәмзия апабыз. Аның пешергән ризыклары гына ни тора?! Гөбәдияне ул шулкадәр тәмле пешерә, телләреңне йотарлык.
-Кызлар-йолдызлар, сезгә минем улларым бик зур рәхмәт әйтеп, сәламнәр жибәрделәр, — дигән сүзләр безнең барыбызны шатландырды.
Махсус хәрби операциядә илебез иминлеге сагында торучы егетләребезнең барысы да исән-имин әйләнеп кайтсыннар, һәр ана үз газизен көтеп алып, кочагына алсын иде, дигән теләктә һәрберебез.


Гөлгенә Гәрәева.
Фотолар авыл китапханәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев