Заинск-информ 16+
Рус Тат
Игелекле гамәл

Дүртмунчалылар 10 айда 300 маскировка челтәре үрде

Кичә Дүрт-Мунча авылы клубында маскировка челтәрләре үрүче волонтерларны хөрмәтләделәр.

Биредә өч – Дүрт-Мунча, Зичәбаш, Кабан-Бастрыктан хатын-кызлар җыелышып маскировка челтәрләре үрәләр.

Әлеге игелекле йөрәкле хатын-кызлар көн дә клубка килеп челтәр үреп, уртак җиңүгә үз өлешләрен кертәләр.

10 ай эчендә 300 маскировка челтәре үрелгән. Авыл җирлеге башлыгы Радик Ситдыйков волонтерларга хезмәтләре,  финанс яктан ярдәм итүчеләргә ышанычлы һәм ныклы тыл булулары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Чәй өстәле артында челтәр үрүчеләр тизрәк махсус хәрби операциянең бетеп, ир-егетләребезнең өйләренә җиңү белән кайтуларын,  тыныч тормыш башлануын теләделәр.

“Егетләребез җиңү яулап кайтканчы үрәчәкбез челтәрләрне. Һәркайсы өчен борчылабыз, аларның безгә һәркайсы кадерле”, -ди маскировка челтәрләре үрүче апалар.

Фотолар авыл мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев