Журналистлар - шәһәр судында
Кичә Зәй шәһәр судында район массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән түгәрәк өстәл үткәрелде.
Анда әле бер ай элек кенә Зәй шәһәр суды рәисе итеп билгеләнгән Рамил Бикмиев журналистлар белән тыгыз элемтәдә эшләү алымнарын барлады, теләк-тәкъдимнәрне тыңлады.
Үзара фикер алышуларда алга таба район матбугат чараларында суд карарлары, суд эшчәнлеге турында даими материаллар урнаштыру мөһимлеге турында сөйләшенде. Шул рәвешле “Зәй офыклары” газетасы һәм сайтында да укучылар өчен кызыклы язмалар артыр, дип планлаштырабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев