Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Жуковның Рәхмәте белдерелгән

Василий Андреевич Зингаров Туңылҗа авылында туган.

1939 елда хәрби хезмәткә алына. Хезмәт иткән вакытта Бөек Ватан сугышы башлана. 259нчы укчылар полкы составында командир булып Великие Луки янында барган сугышларда катнаша. Чолганышта калган госпитальне фашист илбасарларыннан азат итү өчен барган көрәштә каты яралана. Башка хәрби бәрелешләрдә дә көрәшә, әсирлеккә төшә. Әмма якыннары бәхетенә, туган якларга исән-сау кайта. Сугыштан соң Казан педагогия институтында укый. Сугышчан батырлыклары өчен I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы һәм Кызыл Йолдыз орденнары, “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә. Шулай ук маршал Георгий Жуковның шәхси Рәхмәтенә ия була. Озак еллар районыбызның Түбән Биш мәктәбендә математика фәне укыта, директор урынбасары булып эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев