Зиләнең кондитер эшләнмәләре
Шәһәрдәшебез Зилә Мөҗип кызы Вәлиуллина — Зәй шәһәренең мәшгульлек үзәге ярдәмендә «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси инициативага ярдәм» илкүләм проектында катнашучы буларак үз эшен ачкан эшмәкәр.
«Эшсез калгач, буш вакыт барлыкка килде һәм 14 елдан артык кондитер тәҗрибәм булу сәбәпле, туганнарым заказы буенча урама әзерләдем, тортлар пешердем, токмач басып кистем. Һәм бу миңа бик ошый торган хобби гына кебек тоелды. Вакыт узган саен кешеләр миңа әзерләгән ризыкларымның бик матур һәм тәмле килеп чыгуы турында комплементларны җиткереп килделәр. Бу сүзләр мине илһамландырды, акрынлап күңел түремдә үз эшемне ачып шөгыльләнергә вакыт түгелме икән, дип уйлана башладым. Әмма эшне башлау өчен оештыру эшләре, клиентлар таба алу мәсьәләсе, моның өчен финанс ярдәмен кайдан алу дигән сораулар килеп туу мине куркытты. Әлеге хыялымны гел читкә куып килдем. Ә көннәрдән бер көнне мин мәшгульлек үзәге хезмәткәрләреннән, бу хыялны тормышка ашыруның мөмкин эш булуын ишеттем. Якыннарым да хупладылар, ышыныч уяттылар. Тәвәкәлләп нигә әле үземне сынамаска, дип уйлап җиң сызганып керештем», — ди Зилә ханым.
Ул мәшгульлек үзәге белгечләре ярдәме белән программага керә. Аңа кайчан, нинди соравы булса да даими ярдәм итеп, тиешле киңәшләрне биреп торалар. Финанс чрдәме алу өчен Зилә Мөҗиповна иң башта бизнес-планны яклый. Аннан соң һөнәри керемгә салым түләүче буларак теркәлә, ягъни үзмәшгуль була. Дәүләттән каралган финанс ярдәме хисабына пешерү-төшерү өчен кирәкле булган заманча җиһазлар сатып ала. Шулай ук, эшне башлау өчен ризык әзерләү чималы запасын булдырырга да кирәк була, монысына да программа кысаларында бирелгән финанс ярдәме кулланыла.
Һәм, ниһаять, үзмәшгуль сыйфатында ул яңа клиентлар җәлеп итү исәбенә керешә. Яңа төрле продукт, десертлар әзерләү рецептларын кулланып эшли башлый. Акрынлап эш хутка китә, бер мәртәбә Зилә ханым ризыкларын авыз иткәннәр инде аның даими сатып алучыларына әверелә, берсеннән-берсе ишетеп клиентлар саны арта бара.
Күрәсез, яраткан шөгыльне акча эшләүгә юнәлтү беренчедән канәгатьлек хисе тудырса, икенчедән гаилә бюджетын бөтәйтүгә дә китерә. Бары тик курыкмыйча, программалардан файдаланып алга куйган максатларга гына барырга кирәк. Хәзер күпләр хоббиларын акча эшләүгә һәм үз бизнесына әверелдереп, хыялларын чынбарлыкка ашырырга тырышалар. Дәүләт «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты ярдәмендә мондый омтылышларны хуплый һәм гражданнарга аларның башлангычларында һәрьяклап ярдәм күрсәтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев