Зичәбаш читтә яшәүче авылдашларын, кунакларны Питрау бәйрәменә җыйды
24 июльдә Зичәбашта авыл бәйрәме – Питрау узды.
Бәйрәмгә якын-тирә район, авыллардан шактый халык җыелды.
Питрау авыл хаклы, читтә яшәүче авылдашларының булышлыгы белән оештырылды.
-Бәйрәмне оештыруда өлеш керткән һәр кешегә рәхмәтебезне белдерәбез. Кемдер акчалата ярдәм итте, бүләк бирүчеләр дә шактый булды. Питрау бәйрәменә үзе кайта алмаучылар да хәтта үз өлешен кертте, - ди Анна Чехлова.
Дүрт-Мунча авыл җирлеге башлыгы Радик Ситдыйков, район керәшен җәмгыяте рәисе Петр Минеев бәйрәмгә җыелган халыкны котлап, матур теләкләр ирештерделәр. Авыл активисты Раиса Варфоломеевага раойн керәшен җәмгыятенең Рәхмәт хаты тапшырылды.
Дүрт-Мунча мәдәният хезмәткәрләре Питрауга хас төрле уен-бәйгеләр уздырды. Кыскасы, олысы-кечесенә рәхәтләнеп бәйрәм итү мөмкинлеге тудырылган иде. Мәйданда яңгыраган шат авазлар, дәртле җырлар аһәңе еракларга ук таралды.
Шул рәвешле, быел да Зичәбашта Питрау матур узды. Халык рәхәтләнеп биеде, җырлады, аралашты, еллык эшкә рух күтәренкелеге алды.
Фотолар җирлектән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев