Заводта — гаилә бәйрәме
Һәр предприятиене, һәр оешма-учреждениенең йөзен хезмәт кешеләре билгели. Зәй шәһәренең эре предприятиесе булган автомобиль тәгәрмәчләре дисклары җитештерү заводында да хезмәт кешесенә хөрмәт зур.
Узган ял көнендә «Аккурайд Уилз Руссиа» заводында әнә шундый күркәм бәйрәм — гаилә көне уздырып, завод хезмәткәрләренә, хезмәт династияләренә ихтирам белдерелде.
— Завод Зәй өчен мөһим предприятие булды һәм шулай булып кала да. Биредә дистә еллар дәвамында бер-берсен алыштырып эшләүче хезмәт династияләре барлыкка килде, бүген яшьләребез бирегә эшкә килергә тартыла. Завод зур заказлар өстендә эшли. Без предприятиенең алга таба да аягында нык басып торучы оешма булуын телибез, барлык хезмәткәрләргә тырыш эшләре өчен рәхмәт!,- диде район башлыгы исеменнән аның урынбасары Петр Уразайкин.
Коллективка рәхмәт сүзләрен заводның генераль директоры Екатерина Мизрина һәм башкарма директор Кирилл Катышев та җиткерделәр.
Россиядә игълан ителгән Гаилә елы кысаларындагы бәйрәмне завод җитәкчелеге «Аккурайд Уилз Руссиа» ҖЧШтенә 6 ел тулган туган көнгә туры китерде. Иң башта завод хезмәткәрләренең гаиләләре, балалары, оныклары өчен җитештерү цехларына экскурсия оештырылды. Биредә аларга әти-әниләре, әби-бабайлары, якыннарының нинди эшләр башкаруы турында сөйләделәр. Яшь буынга киләчәктә бирегә килеп хезмәт кую мөмкинлекләре турында да белешмә бирелде. Мәсәлән, заводта 9 ел хезмәт куючы Алексей Юнисов, биредә яшь белгечләр өчен хезмәт карьерасы мөмкинлекләре булу, социаль яклау чараларының көнләнгәнлеген, хезмәткә күрә эш хакының да яхшы булуын әйтә.
«Завод минем өчен инде өебездән кала иң күңелемә хуш килгән урынга әйләнде. Менә бүген балаларыбызга да үзем эшләгән урынны күрсәтү мөмкинлеге тудырылды. Олы улым Радимир сигезенчене тәмамлады, киләчәктә минем эшне дәвам итү теләге белән яна», — ди Алексей Маликович.
Алар күпбалалы гаилә буларак тормыш иптәше Фирүзә, уллары Радимир, Ярослав, кечкенә кызлары Варвара белән килгәннәр бәйрәмгә.
Ә менә 1986 елдан алып заводта хезмәт куючы Равил Әнвәр улы Хәмидуллин кызы Зөлфия, улы Рөстәм, оныклары Илзирә, Рүзәл, Руфинә белән килгән.
— Үзем Чирмешән ягыннан булсам да, Зәйне үз итеп яшим, шушы заводка берегеп эшлим. Бер ара нефтьчеләргә күчеп хезмәт куеп карасам да, заводтагы эш күңелгә якын булгач, кире әйләнеп кайттым. Бүгенге көндә оператор булып эшлим. Хәзерге вакытта заводта күпчелек эш автоматикага көйләнгән, элекеге вакыттагы кебек кул көче бик таләп ителми. Ә автоматлаштырылган линияләрдә эшләргә өйрәнү авыр түгел, барысы да аңлатыла. Тормыш иптәшем Гөлфия дә биредә хезмәт куйды. Безнең гаиләгә завод бик якын, шуңа да үземнекеләрне алып килеп күрсәтәсем килде, — дип елмая Равил Хәмидуллин.
Кечкенә Данил исә завод оештырган бәйрәмгә әбисе Наталья Кузнецова белән килгән. Унсигез ел завод хезмәткәре булып эшләүче әбисе белән әле берсе, әле икенчесе килеп күрешүгә Данил куанып бетә алмый, әбисенең шундый билгеле, хөрмәтле кеше булуы белән горурлана ул.
Күңелле бәйрәм чарасында балалар һәм гаиләләр өчен төрле уен, ашау-эчү урыннары бушлай оештырылган иде, концерт программасы да тәкъдим ителде. Рәхәтләнде завод халкы бәйрәм итеп.
Бәйрәм барышында тантаналы төстә, заводта ирле-хатынлы, хезмәт династияләре белән эшләүчеләр аерым сәхнәгә чакырып котланды. Алар барлыгы 18 гаилә булдылар. Бу мөхтәрәм затларның заводта хезмәт стажлары 20дән 39 елгача исәпләнә. Мәсәлән, Елена Дарычева 39 ел биредә эшли, ул хәзерге вакытта кладовщик. Ә аның тормыш иптәше Евгений Дарычевның хезмәт стажы 25 ел, ул ул ремонтлаучы слесарь. 37 ел бергә гомер итүче әлеге гаилә заводны икенче өйләре итеп күрә. Гомумән, мондый гаиләләр заводның йөзе.
Шулай ук бәйрәмдә волейбол уены нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр тәбрикләнде. Ә рәсем бәйгесендә катнашкан һәр бала акчалата бүләккә ия булды. Җиңүче, призерлар исә тагын да зуррак бүләкләр алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев