Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Завод хезмәткәрләре балык тотты

Сентябрьнең соңгы якшәмбесе машина төзүчеләр көне буларак билгеләп үтелә.

Бу һөнәри бәйрәм безнең зәйлеләр өчен дә мөһим даталарның берсе. Чөнки ярты гасырлап тарихы булган көпчәкләр җитештерү заводында ничә буын Зәй кешеләре хезмәт куйган һәм куя. Әлеге истәлекле дата якынлашкан бу көннәрдә «Аккурайд Уилз Руссия» Зәй заводы коллективы гаиләләре, ветераннар белән берлектә табигать кочагына чыгып балык тоту оештырырга карар иттеләр. 

Заводның профсоюз оешмасы тәкъдиме белән станоклар артында хезмәт куючылар ял көне иртәсен кармаклар тотып килеп Зәй сусаклагычында үткәрде. 

— Даими хезмәт гөрелтесендә булган кешеләргә табигать кочагына чыгу чын мәгънәсендә ял бирә. Мондый чаралар коллективны үзара тыгыз дустанә мөнәсәбәттә булырга, гаиләләре белән танышып, аралашып яшәүгә этәрә. Ә балык тоту исә сәламәтлеккә дә файдалы, ул нерв җепселләрен тынычландыра, — ди профком рәисе Илдус Ибраһимов. 

Алар 15 сентябрь — якшәмбе иртәсен сайлап алып, таң белән җыелып балыкчылар сыйфатында үзләрен сынап карарга ниятлиләр. Моңа балалар да, ветераннар да бик теләп кушыла. Әле чара башланганчы үзара килешеп бәйге үткәрүне дә бертавыштан хуплыйлар. Иң беренче балыкны тотучы яшь балыкчы Марсель Гомәров. Ул еш кына әтисе белән су буена килеп балык тотулары турында уртаклашты һәм иң беренче уңыш елмаюын да бу уңайдан бераз тәҗрибәсе булуга ишарәләде. Шуңа да «Иң күп балык тотучы» номинациясе җиңүчесе дә Марсель булды. 

— Мин бик шат, бу юлы миңа бәхет елмайды. Кармакны салып торырга гына өлгер, балыклар кабып кына торды, — дип елмая ул. 

Ә «Иң зур балык тотучы» исемен аның әтисе Рөстәм Гомәров яулады. Шул рәвешле Гомәровлар гаиләсе үзләренең оста балыкчылар булуларын дәлилләделәр. 

Балык тотарга иң матур экипировкадан килүче — Риана Йосыпова булды. Ул бу көнгә алдан ук әзерләнеп, бөтен кирәкле киемнәрне, балык тоту җайланмаларын хәстәрләп куйган. 

«Иң өлкән балыкчы» исеме — Инсаф Мәһдиевка бирелде. 62 яшьлек ветеран озак еллар заводта эшләп чыккан, бүген дә ул коллективның төрле күмәк чараларында актив катнаша. 

«Иң яшь балыкчы» — Алмаз Гатин. Аңа әле 6 гына яшь. Мөһим чарадан йоклап калмас өчен Алмаз кичтән үк телефонына будильник куеп йокларга ятуы белән уртаклашты. Һәр тотылган балыкка аннан да ныграк сөенүче булмагандыр, мөгаен. 

Соңыннан барысы бергә җыелып тоткан балыктан учакта уха пешереп ашадылар, самовардан үлән чәе эчеп хушландылар. Әлбәттә инде иң-иңнәр бүләкләргә лаек булды. Якшәмбе иртәсе заводчы-балыкчылар өчен күңел күтәренкелегендә узды.

фотолар заводтан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев