Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәлия Тәхаутдинова: “Районда көзге культуралар уңышлы кышлаган”

«Россельхозцентр» ФДБУ филиалының Зәй районы бүлеге белгечләре басуларның гомуми торышын билгеләү максатыннан көзге культуралар чәчүлекләрен сайлап тикшерәләр.

Бу турыда тулырак «Россельхозцентр»ның Зәй бүлеге җитәкчесе Зәлия Тәхаутдинова сөйли.

-Районда көзге культуралар уңышлы кышлады. Район буенча 17,5 мең гектар мәйданда көзге бөртекле культуралар чәчелгән иде, аларның 11,3 мең гектары торышы яхшы, ә 6,3 мең гектары канәгатьләнерлек хәлдә.

Хәзерге вакытта, март тикшерүе нәтиҗәләре күрсәткәнчә, көзге культуралар чәчүлекләре яхшы хәлдә, шикәр күләме норма чикләрендә 11дән 15 процентка кадәр. Көзге культуралар үсентеләре урнашкан тирәнлектә туфрак температурасы -0,3тән -0,7 градуска кадәр; температура күтәрелсә, үсемлекләр шикәрне күпләп сарыф итәчәк, хәзерге вакытта аларның күләме җитәрлек дип бәяләнә.
Кар катламының биеклеге 0-13 сантиметр тәшкил итә, күпчелек кырларда карның эреп бетүе күзәтелә (85 процент).

Белгечләр һәм галимнәр көзге культуралар кырларында туфракта азот җитмәвен фаразлый, чөнки көздән башлап мул явым-төшемнәр аркасында тамыр системасы үзләштергән азотның нитрат формасы туфракның тирәнрәк катламнарына юыла. Шуңа бәйле рәвештә, тәкъдим ителгән норманы 5-10 процентка арттырып, үсемлекләрне азотлы ашламалар белән иртә тукландыруны киңәш итәбез.

Язгы тырмалау мөһим алым булып санала. Ул туфрак өстендә барлыкка килгән каты тышчаны ваклый, үсемлекләрнең тамыр һәм өске өлешләренең үсү процессын көчәйтә, чәчүлекләрнең чүпләнүен киметә, корыган үсемлек калдыкларыннан котылуга ярдәм итә. Моннан тыш, тырмаланган туфракта дымның интенсив парга әйләнүенә һәм тамырларга механик зыян китерә торган ярыклар барлыкка килми.

Фото "Россельхозцентр"дан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев