Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Законнар турында белү мөһим

Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә «Кеше. Закон. Чынбарлык,» клубының агымдагы елдагы соңгы дәресе үтте.

Анда шәһәрнең 4нче мәктәбе VII сыйныф укучылары катнашты. 

Соңгы дәрестә укучылар ел дәвамында өйрәнгән законнар буенча хокукый-интеллектуаль уенда катнаштылар. Анда РФ Конституциясен белү дә, законнардагы үзгәрешләрдән хәбәрдар булу да, сәяси вакыйгалар турындагы мәгълүматлылык та барланды. 

«Безнең клуб эшчәнлегенең яшь буынны үз хокукый бурычларын һәм хокукларын белүгә өйрәтүдә нәтиҗәле булуын күреп куандым. Балалар һәр сорауга үзләре уйлап, үз белемнәрен күрсәтеп җавап бирделәр. Димәк, клуб эше файдалы», — ди китапханәче Зөлфия Гыйльманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев