Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Закон таләбенә җаваплы карау мөһим

Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы терлек чалганнан соң калдыклар белән эш итү өлкәсендәге законнарның үтәлешен тикшерде.

Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының Тавели авылы янындагы биологик калдыкларны утильләштерү объекты законнар таләпләренә туры килми, биотермик чокыр территориясе тоташ койма белән әйләндереп алынмаган, бу исә әлеге объект территориясенә кешеләр һәм хайваннарның керү ихтималы булуын күрсәтә.

Закон бозуларны бетерү максатыннан табигатьне саклау прокуроры судка мөрәҗәгать иткән.

Суд карары белән табигатьне саклау прокуратурасының таләпләре канәгатьләндерелде. Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитетына үләт базын (биотермик чокырны) тоташ койма белән әйләндереп алу бурычы йөкләнгән.

Район суды карарының үтәлеше табигатьне саклау прокуратурасы контролендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев