Закон сагында торган якташыбыз
Прокуратура хезмәткәрләре көне законнар үтәлешен тәэмин итеп, гаделлек сагында торучылар, катлаулы мәсьәләләрне хәл итүчеләрнең һөнәри бәйрәме ул.
Якташыбыз Михаил Афанасьевич Аверьянов бу өлкәдә 25 ел хезмәт куйган.
Ул Түбән Биш авылында туган. 1966 елда Түбән Биш мәктәбен алтын медальгә тәмамлый. Мәктәп елларында «Уклар» стена газетасының редакторы һәм рәссамы була. Район үзешчәннәр сәнгать смотрында, мәктәп укучыларының физика-математика фән олимпиадаларында катнаша, спорт белән шөгыльләнә, аеруча гер спорты, җиңел һәм авыр атлетикаларны үз итә.
Казан дәүләт педагогика институтының физика-математика бүлегенә укырга керә. Биредә дә актив студентларның берсе була ул. Группаның спорт тормышында, үзешчән сәнгатьтә актив катнаша. Җәйге каникулларда студентлар концерт төркеме белән Татарстан, Башкортстан, Ульян, Пенза, Киров һәм Пермь өлкәләрендә чыгыш ясыйлар. Тамашачылар матур тавышлы җырчы, баянчы Михаил Аверьяновны көчле алкышларга күмә торган була. Институтны тәмамлап, Чаллы районы мәгариф бүлегенә юллама белән эшкә кайта һәм Мәләкәс авыл мәктәбенә эшкә билгеләнә. Биредә көндезге һәм кичке мәктәпләрдә физика, математика, астрономия, сызым, җырдан укыта. Армия хезмәтен үтәп кайткан яшь егетне Чаллы районы мәгариф бүлегенә методист итеп эшкә чакыралар: мәктәпләрдә математика, физик культура, башлангыч хәрби әзерлек фәннәренә кураторлык итә.
КАМАЗ төзелә башлаган еллар... Михаил Афанасьевичны Чаллы районының гражданнар оборонасы штабы башлыгы итеп билгелиләр, читтән торып Казан дәүләт университетының юридик факультетында белем ала. Аннан хезмәт юлын юриспруденция юнәлешендә дәвам итә. 1977 елда Татарстан прокуратурасы органнарына эшкә алынып, Мөслимдә прокуратура тикшерүчесе, Әлмәт шәһәре прокуратурасында өлкән тикшерүче була. Тәҗрибә туплаган белгечне Татарстан Республикасы прокуратурасына прокурор-криминалист итеп эшкә билгелиләр. Ике елдан Казанның Ленин районы прокурор урынбасары була. Аннан респуб-лика прокуратурасында яңа оешкан аеруча мөһим эшләр һәм оператив-эзләү эшчәнлегенә күзәтчелек буенча бүлеккә башлык итеп эшкә алына. Бер елдан ул Россиянең Генераль прокуроры фәрманы белән Идел буе районы прокуроры итеп билгеләнә. Биш елдан инде Татарстан Республикасы прокуратурасына өлкән ярдәмче итеп күчерелә. Михаил Афанасьевичның тырыш, намуслы хезмәте тиешенчә бәяләнә. Берничә мәртәбә Татарстан, Россия, СССР прокуратурасы тарафыннан бүләкләнә. 1981 ел эш нәтиҗәләре буенча Татарстан прокуратурасы органнары Мактау тактасына кертелә. Аңа прокуратураның иң яхшы тикшерүчеләр Бөтенроссия һәм Бөтенсоюз конференцияләрендә катнашу бәхете елмая. 1995 елда исә Россия Генераль прокуроры фәрманы белән өлкән Юстиция советнигы класслы чины бирелә.
Юридик терминологияне татар телендә камил белгән Михаил Аверьянов Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча дәүләт программасын тормышка ашыруда актив катнаша. Аның тарафыннан Россия Федерациясенең Хезмәт, Җир, Гаилә, Җинаять, Җинаять-процессуль кодексларының һәм федераль законнарның татар теленә тәрҗемәләре рецензияләнә.
Юстиция министрлыгы эшче төркеме составында Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының төп норматив хокукый актлар буенча татар телендә электрон библиотека булдырыла. Моннан тыш, Михаил Аверьянов тарафыннан тәрҗемә ителгән хезмәтләр китап итеп бастырыла.
2002 елда Михаил Аверьянов Татарстан Республикасы Конституцион суды рәисе ярдәмчесе итеп эшкә чакырыла. 2008 елдан — конституцион суды аппарат җитәкчесе, 2003-2010 елларда гражданнар хезмәте мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршында совет әгъзасы була.
Михаил Афанасьевич тарихи әдәбият белән дә кызыксына. Никколо Макиавеллиның «Государь», танылган рус язучысы Владимир Короленконың А. В. Луначарскийга хатларын, яңарыш чоры гуманисты Эразм Роттердамскийның «Похвала Глупости» сатирик әсәрен татар теленә тәрҗемә итә.
Россиядә милли-дәүләт төзелеше, шулай ук Зәй, Минзәлә районнары, Бөгелмә шәһәре туган як тарихын өйрәнү музейлары, архивларда әлеге чор материалларын өйрәнә. Шулар нәтиҗәсе буларак, 2019 елда «Сәнәкчеләр фетнәсе: канлы мозаика»
дип исемләнгән китабы басыла. Китапта әлеге фетнә барлыкка килү сәбәпләре, аның нинди максаттан оештырылуы, нинди алымнар кулланылуы турында бәян ителә. Гомумән, Михаил Аверьяновның Россия, республика һәм район матбугатында 20дән артык фәнни, фәнни-популяр, укыту-методик хезмәтләре һәм әдәби әсәрләре басыла. Без — зәйлеләр Михаил Аверьянов кебек күренекле якташларыбыз белән горурланабыз.
Светлана Долгова, туган як тарихын өйрәнү музееның өлкән фәнни хезмәткәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев