“Zаинск с Vами” хәрбиләргә чираттагы гуманитар ярдәмне озатты
Бу - халык акчасына алынган “Газель” машинасында махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга илтелгән алтынчы гуманитар ярдәм.
Бу юлы да гуманитар ярдәмне хәрби хәрәкәтләр ветераны Юрий Павлов, Александр Колышев һәм Евгения Рудакова илтеп кайттылар.
Хәрбиләргә 3 мотоцикл, рабица-челтәр, мич-буржуйкалар, суыткыч, кер юу машинасы, маскировка челтәрләре, исемле посылкалар һәм башка мөһим булган әйберләрне алып барганнар. Медикаментларга якташыбыз, медицина взводы командирыннан заявка килгән. Медикаментлар гына да 300 мең сумнан артыклык алынган. Луганск юнәлешендәге бер мәктәп-интернат балаларына канцелярия товралары, баллы күчтәнәчләр җибәрде зәйлеләр.
-“Газель” машинасы хәрбиләр өчен кирәкле әйберләр белән шыплап тулды. Чебен керер урын да калмады, дип әйтсәң дә була. 180нән артык маскировка челтәре генә озаттык. Гуманитар ярдәмне җыюда үзеннән өлеш керткән һәркемгә рәхмәт әйтәсем килә. Шуны онытмыйк, без бары бергә берләшеп кенә күптән көтелгән җиңүне якынайта алабыз, - ди “Zаинск с Vами” волонтерлар төркеме җитәкчесе Елена Хисаметдинова.
Гуманитар ярдәм илтүчеләр барлык юнәлешләрдә хезмәт итүче якташларыбыз янында булганнар. Егетләр туган яктан читтә якташлардан килгән һәр хәбәргә, һәр нәрсәгә сөенәләр. Хәрби якташларыбыз гуманитар ярдәмне алган, волонтерларга рәхмәт сүзләре язылган хәбәрләр дә бик күп килә. Ә хәрбиләребездән шундый сүзләр ишетү тылдагыларны тагын да зуррак эшләргә рухландыра.
Эш тукталмый, хәзер волонтерлар чираттагы гуманитар ярдәмне җыю буенча зур эш алып бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев