Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

«Заиночки»лар халыкара бәйге җиңүчеләре

Зәйнең «Энергетик» Мәдәният сарае каршында эшләп килүче «Заиночки» хореография ансамбле «Жемчужина Востока» халыкара фестивалендә I дәрәҗә дипломга лаек булды.

Яшьләре 55 тән өстә булган, ә энергияләре ташып торучы гүзәл затларны берләштергән иҗат коллективы белән Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Лидия Нестягина җитәкчелек итә. 2018 елдан бирле күркәм чыгышлары белән сөендерүче коллектив инде күп кенә республика, илкүләм бәйгеләрдә җиңүләр яуларга өлгерде, хәзер исә халыкара дәрәҗәдәге фестивальләрдә үзләрен күрсәтәләр.

Бу көннәрдә алар Кытайның Пекин шәһәрендәге Россия илчелегендә уздырылган «Жемчужина Востока» халыкара фестивалендә катнаштылар. Һәм үз чыгышлары белән тамашачыларны да, жюри әгъзаларын да сокландырдылар. Биюче кызлар I дәрәҗә дипломга лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев