Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйнең зур хөрмәткә лаек педагогик хезмәт ветераны вафат

Бүген гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган педагогик хезмәт ветераны Зоя Михайловна Абдулова вафат булды.

 

 Бүген гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган педагогик хезмәт ветераны Зоя Михайловна Абдулова вафат булды.
Зоя Михайловна   бөтен гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган, тырыш хезмәте белән укучылары, хезмәттәшләре, авылдашларының хөрмәтен яулаган педагог иде. Бүген аның укучылары республикабыз, районыбызның төрле тармакларында намуслы хезмәт итә. Ул гомере буе Сарсаз-Баграж авылы мәктәбендә башлангыч классларга белем бирде.

Зоя Михайловна 1931 елда Мамадыш районы Иске Мочалкино авылында туган.   
Мәктәпне яхшы билгеләренә генә тәмамлаган Зояны Мамадыш педучилищесына имтиханнарсыз кабул итәләр. Кызны юллама белән Зәй районы Сарсаз-Баграж мәктәбенә математика укытучысы итеп җибәрәләр. Башта математика укыта, аннан башлангыч класс укучыларына белем бирә. "Бер бүлмәдә икешәр классны бергә укыттык", - дип искә ала Зоя Михайловна ул чорларны. Ул гаилә бәхетен дә шушы авылда таба. 1956 елда Сарсаз-Баграж егете Василий белән гаилә корып җибәрәләр. Василий Серафимович авыл мәктәбендә күп еллар физика-математика укытучысы булып эшләде. 
Ирле-хатынлы Абдуловлар күп буын балаларга белем биреп, олы тормыш юлына озаттылар.
Балаларының һәм якыннарының олы кайгысын чын күңелдән уртаклашабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев