Зәйнең хезмәт ветеранына — 88 яшь
Бүген — 1 августта шәһәребезнең мөхтәрәм хезмәт ветераны Миңнерифкат Шәвәлиев 88 яшен билгеләп үтә.
Татарстан Республикасының атказанган агорономы, әйләнә-тирә мохиткә һәрчак игътибарлы, район газеталарын яратып укучысы бу кеше өлкән яшьтә булуына карамастан актив яшәү рәвеше алып бара.
Тумышы белән Рифкат ага районның Аксар авылыннан. Ул игенчеләр гаиләсендә үскән, әтисе механизатор буларак республикада рекордлы күрсәткечләргә ирешкән, сугыш елларында «Кызыл Октябрь» колхозы рәисе булып эшләгән кеше. Ә әнисе яшелчә үстерүчеләр бригадиры булган. Ә аларның уллары авыл хуҗалыгы тармагында әти-әнисе хезмәтен дәвам иткән. Рифкать Шәвәлиев әле бүген дә саллы киңәшләре белән ярдәм итеп торучы аксакал.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев