Зәйнең хәрби хәрәкәтләр ветераннары укучылар белән очрашты
Бүген Зәйдә хәрби хәрәкәтләр ветераннары 4нче мәктәптә IX сыйныф укучылары белән батырлык дәресе уздырды.
Чараның Ленинградның чолганыштан чыгуына 80 ел тулган көндә оештырылуында аерым мәгънә бар. Бүген тагын бер истәлекле тарихи дата - Кызыл Армия солдатларының Освенцим концлагере тоткыннарын азат итүләренә 78 ел тулу билгеләп үтелә. Әлеге көн Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне дип игълан ителгән.
Хәрби хәрәкәтләр ветераннары укучыларга Ленинград блокадасындагы авыр сынаулар, Холост корбаннары, илебезнең дәһшәтле сугышта җиңеп чыгуы турында сөйләде. Шулай ук бүгенге махсус хәрби операция, анда катнашучы егетләр, аларның батырлыгы турында да сөйләшү булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев