Зәйнең үзәк китапханәсендә Россия флагы көнендә балалар өчен чара оештырылды
22 августта Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәкләштерелгән китапханәсендә «Минем ишегалдым лагере«на йөрүче балалар өчен Россия Дәүләт флагы көненә багышланган «Ак, зәңгәр, кызыл» әңгәмә-уены узды. Чара барышында балалар илебезнең төп дәүләт символларының берсе — Россия флагының күп гасырлык тарихы белән таныштылар, һәр төснең мәгънәсен искә төшерделәр.
«Электрон презентация ярдәмендә балалар ерак үткәнгә виртуаль сәяхәт ясадылар, вакыт узу белән илебезнең флагы ничек үзгәрүе турында белделәр, китап-иллюстратив күргәзмә белән таныштылар. Ахырда алган белемнәрен ныгыту өчен „Россия Федерациясе флагы турында“, „Россия символлары турында мин нәрсә беләм?“ викториналары, төрле команда уеннары үткәрелде», — ди баш китапханәче Лилия Хафизова.
Россия Дәүләт флагы көнендә балаларга бәйрәм символы — триколор тасмасы таратылды.
Фотолар китапханәдән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев