Зәйнең үзәк китапханәсендә рәссам Елена Курносованың шәхси күргәзмәсе эшли
15 июньдә Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә рәссам Елена Курносованың картиналарыннан шәхси күргәзмәсе ачылды.
«Тормыш рәвеше» дип аталган күргәзмәдә Елена Александровнаның 47 картинасы урын алган. Ул — Пастелистлар милли берлеге һәм Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы. Аның эшләре Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музеенда, шулай ук Россиянең һәм чит илләрнең шәхси коллекцияләрендә саклана.
Елена балачагында курчаклар белән уйнарга ярата. Тик аның курчаклары кибеттән сатып алган курчаклар булмый, ул аларны үзе рәсемгә төшереп, төрле төсләр белән буйый, анннан кәгазьдән кисеп, киендерә торган була. Әлеге сәләтен күреп алып, аңа сәнгать студиясендә укырга тәкъдим итәләр.
Шул рәвешле Елена нечкә, серле акварель дөньясына чума. Ул пигментның ачыклыгы, төс чисталыгы һәм яктылыгы белән кызыксына. Сәнгать студиясендә укуын тәмамлагач, Казанга юл тота. 2000 елда Казанда рәссам-бизәүче белгечлеге буенча сәнгать училищесында укый.
2009 елда сәнгать эшчәнлеген башлый. Мәскәүдә немец яшьләр берләшмәсенең иҗади проектында катнаша. 2010 елда Казанда алманнар кирхасы диварларында «Яз моңы» дип аталган шәхси күргәзмәсен оештыра. 2012 елда Miss «Perlenkette»-2012 проектында «Иҗат» номинациясендә премия ала.
Соңрак кече Ватанына — Зәйгә күченеп кайтырга туры килә.
«Туган ягымда мин йомшак, назлы, бәрхет пастель дөньясын ачтым. Миңа сәнгатьнең бу төрендә төсләрне, картиналарны җанлы итеп бирергә мөмкин булу бик ошый. Мин портретлар ясарга яратам», — ди Елена Александровна.
Ул иҗатында пастель техникасына өстенлек бирә. Пастель — график һәм рәсем сәнгате техникасы, анда сәнгать әсәрләрен ясау өчен төсле карандашлар кулланыла. Елена Курносованың эшләре йомшак тыныч төсләр һәм лирик эчтәлек комбинациясе буенча таныла, ул картиналары белән танышучына уйланырга этәрә, серле дөньяга алып керә.
Күргәзмәне ачу тантанасында рәссам картиналарны төшерү тарихы, үзенең иҗади юлы турында сөйләде. Чарада районыбыз рәссамнары, Елена Курносованың туганнары, дуслары катнашты. Анда катнашучылар күргәзмә турында тәэсирләре белән уртаклаштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев