Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйнең үзәк китапханәсе “Библиокич – 2023” бөтенроссия акциясенә кушылды

Библиокич гадәттәгечә, шау-шулы һәм танып-белү форматында узды.

Быел акция "Бергә укыйбыз" темасына, педагог һәм остаз елы кысаларында узды. Бәйрәм программасы беренче катта "Звонок шалтырады" дип исемләнгән өлештән башланды. Чараның икенче өлеше китапханәләр көнен бәйрәм итүгә багышланды, анда кунакларны Библиогном һәм Фрекен Бок белән көтелмәгән очрашу көтеп тора иде.

Традиция буенча, актив укучыларны бүләкләү тантанасы да булды. Китапханә директоры Сәрия Батршина китапханәнең иң яхшы китап укучыларына Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Чарада катнашучыларга балалар музыка мәктәбе укучылары үзләренең иң матур музыкаль номерларын бүләк итте.

Фотолар үзәк китапханәдән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев