Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйнең үз «Артегы» булачак

25 апрельдә Зәйдә район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин рәислегендә топонимика буенча комиссия утырышы узды.

Комиссиядә «Артек» Халыкара балалар үзәге директоры Константин Федоренконың урамнарның берсенә яки башка төзекләндерү объектларына «Артек» исеме бирү мөмкинлеге турындагы мөрәҗәгате каралды. Утырыш барышында районыың мәктәп яны лагерьларының берсенә «Артек» исемен бирү турында тәкъдим керде. Фикер алышулардан соң, 1нче мәктәпнең мәктәп яны лагерена «Артек» исемен бирү турында карар кабул ителде.

Исемнән тыш, лагерьның сменасы эчтәлеге дә үзгәрә, анда балалар танылган халыкара балалар үзәге турында күбрәк беләчәкләр.

Артек — СССРның иң атаклы пионер лагеры. Ул 1925 елның 16 июнендә Кырымда ачыла. Хәзер лагерьда якынча 40 мең бала сыйдыра ала торган тугыз корпус эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев