Зәйнең тырыш хезмәт куючы бер төркем мөхтәрәм затлары югары бүләкләр алды
Бүген Зәйдә узган елга йомгак ясау, агымдагы елга планнар буенча район Советы утырышы барышында бер төркем зәйлегә дәүләт бүләкләре тапшырылды.
Тантаналы чараны ТР Премьер-министры урынбасары, сәүдә һәм сәнәгать министры Олег Коробченко район башлыгы Разиф Кәримов белән берлектә башкардылар.
Озак еллар тырыш, нәтиҗәле хезмәтләрен искә алып “Намуслы хезмәт өчен” медале белән - район социаль яклау бүлеге башлыгы Эльмира Хуҗина,
“ТР җирле үзидарә үсешендәге хезмәтләре өчен” медале белән район хисап исәбе бүлеге башлыгы Ольга Григорьева бүләкләнделәр.

“ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исеме “Зәй икмәк кабул итү предприятиесе” ААҖ директоры Рафис Фәрдиевка бирелде.

“ТРның атказанган физик культура хезмәткәре” исеменә спорт мәктәбе тренеры Алексей Ревин лаек булды.

Республика Рәисе Рәхмәт хаты “Наше время - Безнең заман” фестивале үсешенә зур өлеш керткәне өчен ГРЭС хезмәткәре Алексей Волковка тапшырылды.

Җирле үзидарә эшчәнлегендәге намуслы хезмәте өчен Түбән Биш авыл җирлеге башлыгы Дамир Насретдинов ТР Министрлар Кабинеты Рәхмәт хатын алды.

ТР сәүдә һәм сәнәгать министры Рәхмәте “Аккурайд Уилз Руссиа” ҖЧШ наладчигы Александр Дуваловка белдерелде.

Шулай ук РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин, актив иҗтимагый эшчәнлек алып барганы өчен шәһәр Советы рәисе урынбасары Елена Недошивинага,

2нче мәктәп укытучысы Виктор Куровка,

Гостехнадзорның Зәй районы буенча бүлек башлыгы Валентин Гончаровка Рәхмәт хатлары тапшырды.

Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев