Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйнең тырыш авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырылды (фоторепортаж)

Зәйдә «Уңыш бәйрәме»ндә бертөркем хезмәт алдынгылары дәүләт бүләкләре алды. Үз эшенең осталарына мәртәбәле бүләкләрне район башлыгы Разиф Кәримов, ТРның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов, ТР Хөкүмәтеннән район кураторы, мәдәни мирас объектларын саклау буенча Дәүләт комитеты рәисе Иван Гущин тапшырдылар.

«Зәй шикәре» агрофирмасы тракторчы-машинисты Дамир Баһаутдинов Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медаленә лаек булды. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Мактау грамотасы район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе финанс-икътисад бүлеге башлыгы Рәмзия Миңнехановага бирелде. Татарстан Министрлар Кабинеты Рәхмәтенә идарәнең җитештерү бүлеге башлыгы Марсель Рәхмәтов ия булды. Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатлары «Зәй шикәре» агрофирмасы осеменаторы Фаил Мәгъсүмовка, әйдәп баручы агрономы Габделхак Шәйдуллиинга, «Агросила-Логистика» ҖЧШ тракторчы-машинисты Марат Ногмановка, «Союз-Агро» ҖЧШ тракторчы-машинисты Геннадий Казаковка, Югары Мәлем ветеринар табибы Николай Московка, «Россельхозцентр»ның Зәйдәге филиалы әйдәп баручы агрономы Анна Князевага тапшырылды. Тагын тугыз авыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәре район башлыгы Мактау грамоталарын алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев