Зәйнең тырыш авыл хуҗалыгы хезмәткәренә югары исем бирелде
Узган атнада «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге мәйданында авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате көненә багышланган тантаналы чара үтте. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әлеге тармакта фидакарь хезмәт куючыларга рәхмәт белдерде.
Тантаналы чарада аеруча нәтиҗәле хезмәт куючыларга дәүләт бүләкләре тапшырылды. Республика Рәисе кулыннан зур бүләкне райондашыбыз «Зәй шикәре» агрофирмасының әйдәп баручы инженер-механигы Мидхәт Җәмил улы Сәхәпов та алды. Аңа «Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы атказанган хезмәткәре» исеме бирелде.
Мидхәт Сәхапов озак еллар авыл хуҗалыгы тармагында эшләве нәтиҗәсендә инде «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре», Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрлыгы Рәхмәте иясе булган иде. Бу зур исемнәргә тагын бер мәртәбәлесе өстәлде.
Мидхәт Җәмиловичны чын күңелдән котлыйбыз!
Фото ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы рәсми сайтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев