Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйнең тыл ветеранын 95 яше белән тәбрик иттеләр

13 гыйнварда Зәйдә гомер итүче тыл һәм хезмәт ветераны Мария Корноухова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Мария Степановнаны олы юбилее белән район башлыгы исеменнән шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина, автоклуб хезмәткәрләре котларга килде.

Мария Степановна гомер буе ГРЭСта чистарту корылмалары операторы булып хезмәт куйган. Аңа картлык көнендә ялгыз калырга туры килгән, балаларын югалту ачысын да кичергән. Аңа социаль хезмәткәр беркетелгән. Регина Тазова әбинең хәлен белеп, йорт эшләрендә ярдәм итә. Ул — аның өчен сердәшче дә, иптәш тә.

Елена Владимировна юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын, район башлыгы Разиф Кәримовның котлау открыткасын һәм бүләк тапшырды. Юбиляр барлык кунакларга җылы теләкләре өчен зур рәхмәтен белдерде, автоклуб хезмәткәрләренең җырларына кушылып утырды.

Фотолар автоклубтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев