Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйнең тыл ветеранын 95 яше белән котладылар

5 декабрьдә Зәй шәһәрендә гомер итүче тыл һәм хезмәт ветераны Таисия Михайлова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Таисия Ивановнаны олы юбилее белән район башлыгы исеменнән шәһәр башлыгы урынбасары Сергей Максимов, автоклуб хезмәткәрләре котларга килде.

Таисия апа Туңылҗа авылында туган. Балачагы, үсмер чагы авыр сугыш елларына туры килгән. Кадер авылы мәктәбендә җиде класс белем ала кыз. Авыр тормыш еллары.... Урта Азияга чыгып китеп, биредә хәрби заводка эшкә урнаша. Кияүгә чыга, гаиләдә өч бала туа. Аннан Михайловлар гаиләсе Таджикстан якларына күчә. Биредә Таисия апа шәфкать туташы белгечлеген үзләштереп, дәваханәдә эшли. Лаеклы ялга чыккач, туган якларына кайта. Лаеклы ялга чыктым дип кул кушырып утырмый Таисия Ивановна, Дмитрово авылы медпунктына фельдшер булып эшкә урнаша. Эшен намус белән җиренә җиткереп башкара ул, бу хакта аңа бирелгән күпсанлы Мактау грамоталары сөйли.

«Таисия Ивановнага күзләр генә тимәсен, хәтере ачык, акылы камил, хәрәкәтләре җитез. 95 яшендә дә әле тәмле итеп ашлар пешерә, кибетләргә үзе йөри, илдәге бөтен яңалыкларны белеп тора. Зәй районындагы күп кешене белеп сөйләшә ул», — ди автоклуб җитәкчесе Сирена Хөснетдинова.

Бүгенге көндә Таисия Михайловна ялгызы гына яшәсә дә, балалары, оныклары, якыннары һәрвакыт аны кайгыртып тора. Аның 7 оныгы, 9 оныкчыгы, оныкның да инде бер оныкчыгы бар. Ул алар уңышларына сөенеп яши.

Юбиляр барлык кунакларга җылы теләкләре өчен зур рәхмәтен белдерде, автоклуб хезмәткәрләренең җырларына кушылып утырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев