Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музеенда — патриотик чара
Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музеенда инвалидлар декадасы кысаларында һәм «Ватан Геройлары көне» уңаеннан 9 нчы мәктәп укучылары өчен «Герой, синең исемеңне данлыйбыз!» дип исемләнгән чара оештырылды.
Анда укучыларга махсус хәрби операция турында сөйләделәр, безнең илнең күп еллар дәвамында нацизмга каршы көрәшүен билгеләделәр.
«Чараның төп максаты — якташларыбызның үз-үзләрен аямыйча Ватанны саклауларын яшь буынга күрсәтү иде. Чара барышында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдык», — диде кече фәнни хезмәткәр Алсу Шаһабиева.
фотолар музейдан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев