Новости Заинска 18+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйнең Түбән Биш мәктәбендә Рабит Батуллага багышлап музей ачылды

Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Рабит Батуллага багышлап Түбән Биш мәктәбендә музей ачылды.

Ике катлы, матур авыл мәктәбе. Түбән Биш белем йорты Татарстаныбызга өч Габдулла Тукай премиясе лауреаты, халык исемен йөртүче өч язучы, шагыйрь, артист тәрбияләп үстергән.

Биредә Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла, Татарстанның халык шагыйре Мөдәррис Әгъләмов, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Наил (Николай) Дунаев белем алган. Шулай ук биредә Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы Хәйдәр Гайнетдин укыган. Саный китсәң, бу мәктәп илебезгә дистәләгән галим тәрбияләгән.
Зур кунакларны бавырсак һәм чәкчәк тоткан милли киемнән матур кызлар-егетләр һәм районыбызда билгеле баянчы Фәрит Таймасов каршылады. Зур кунаклар – Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла, Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин, “Ялкын” журналының баш редакторы, шушы мәктәпне тәмамлаган Илназ Фазуллин, районның мәктәп директорлары. Ә хуҗалар – район башлыгы Разиф Кәримов үзе һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев, хакимият вәкилләре һәм, әлбәттә, мәктәп коллективы.

Очрашу халык язучысының мәктәп укучылары белән аралашуыннан башланып китте. Әдәбият аксакалы Рабит ага балалар белән чын мәгънәсендә зур әдәбият дәресе үткәрде. Ул үзе укыган чордагы бөек укытучыларын зур горурлык хисләре белән искә алды. Балаларның әдәбият буенча белемнәрен, читләтеп кенә булса да, тикшереп карады. Түбән Биш мәктәбе укучылары якташлары Рабит Батулланың иҗаты белән таныш икән. Зур, бөек әдәбиятчы каршында алар югалып калмады. Рабит ага дәресен курайда уйнап тәмамлады.

Казан кунаклары район башлыгы белән бергәләп балалар бакчасында булды. Балалар бакчасы мәктәп белән бер түбә астына урнашкан. Балалар шигырьләр сөйләде, җырлап-биеп күрсәтте.

-Барысы да балалар бакчасыннан башлана шул. Бакчада тәрбиячеләр биргән аң-белем гомер буе озатып бара, - диде Рабит ага.

Шулай ук кунаклар ишек тоткалары ясаучы балаларның мастер-классын исләре китеп карады. Узган уку елында технология укытучысы Сергей Иванов укучылары белән хөкүмәт гранты откан. Шул грант акчасына кырдыру станоклары алып куйганнар.

Мәктәпнең икенче катында Татарстан чемпионы, көрәшче X сыйныф укучысы Җәмил Ибраһимовның спортта ирешкән уңышлары хакында зур күргәзмә әзерләгәннәр. Җәмил кунакларга үзе яулаган медальләре турында сөйләде. Ә медальләре биш дистәдән артык аның. Әле күптән түгел генә Муса Җәлил призына үткәрелгән татарча көрәштә бил алышкан. Җәмилнең хыялы – зур спорт дөньясын яулау. Рабит ага, район башлыгы яшь спортчыга уңышлар теләделәр.

Рабит Батулла семинарга җыелган мәктәп директорлары каршында да чыгыш ясады.

-Элек безнең кебек чабаталы укучыларны укытучылар аңлыйлар иде. Мин Түбән Бишкә Шыкмай авылыннан йөреп укыдым. Яз көннәрендә кар суы белән чабаталарыбыз теткәләнеп бетә иде. Дәрескә килеп, шул чабаталарыбызны киптереп утыра идек. Шулай да, укытучылар безгә һәр дәресне тормыш белән бәйләп аңлатты. Безгә һәр фән укытучысы белем генә биреп калмады, тәрбия дә бирде. Мәсәлән, геометриядә укытучы Пифагор теоремасын татарның өчпочмагы аша аңлата иде. Шуңа күрә 84 яшемдә дә мин ул теореманы беләм, - ди аксакал язучы.

Менә иң дулкынландыргычмизгел – халык язучысына туган мәктәбендә музей ачылу вакыты килеп җитте. Мәктәптә музей өчен бер сыйныф бүлмәсе бүленеп бирелгән. Музейда Рабит Батулланың шәхси әйберләре, китаплары, фотосурәтләре, кулъязмалары, китап формасында эшләнгән газета төпләнмәләре тәкъдим ителгән. Түрдә – язучының елмаеп төшкән портреты, өстәлләрдә Мактау кәгазьләре, бүләк итеп бирелгән 70тән артык ашъяулык. Киштәләрдә – шәхси китаплары.

Менә бөтен шартын китереп, кызыл ленталар киселеп, музейны ачу тантанасы үткәрелде. Лентаны район башлыгы Разиф Кәримов белән Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла кисте. Алар музейга үтте. Музейда мәктәп укучылары каршы алып, музей оешу хакында сөйләделәр. Сүзне Рабит ага алып, музейга куелган һәр экспонат белән таныштырды, аларның тарихларын сөйләде.

Музейны ачу тантанасында Рабит аганың иҗатташы, дусты, Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин сүз алды.

-Мин замандашым, иҗатташым, дустым укыган мәктәптә булуыма чиксез шатмын. Без аның белән 62 ел бергә дуслар, фикердәшләр булып иҗат итәбез. Әле күптән түгел генә туган ягым Балык Бистәсендә минем музейны ачтылар. Мин укыган мәктәпкә исемемне бирделәр. Мин биредә бер тәкъдим белән чыгасым килә. Әлеге мәктәп, һичшиксез, Рабит Батулла исемен йөртергә лаек. Бу тәкъдимемне кабул итеп, аның исемен мәңгеләштереп куйсагыз, мәктәпнең киләчәге булачак. Халык язучысы исемен йөрткән мәктәпнең ябылырга хакы юк, - диде Равил Фәйзуллин.

Тантана ахырында Рабит Батулла “Мактаулы кунаклар” китабына үзенең теләкләрен язды.

-Барыгызга да олы рәхмәтләремне җиткерәм. Музей эшләргә тиеш. Укучылар, кунаклар чакырып, музей белән таныштырырга кирәк. Минем дә бер тәкъдим бар. Һичшиксез, музейда Мөдәррис Әгъләмов һәм Наил (Николай) Дунаевка багышланган экспозиция ясалырга тиеш, - диде ул.
Әйе, бары галим кешеләр генә шундый гади булып кала ала. Музей алга таба эшләсен иде. Ул яшьләрне әдәбиятка килергә өндәп торырга тиеш. Бәлки, авылдашлары биредә очрашу уздырыр, бәлки, бик күп әдәбият дәресләре биредә уздырылыр.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев