Зәйнең «Теремкәй» балалар бакчасында Туган тел бәйрәме узды
И туган тел, и матур тел Әткәм- әнкәмнең теле. Дөньяда күп нәрсә белдем Син туган тел аркылы.
"Теремкәй" балалар бакчасында Тукайның туган көненә атап үткәрелгән чара шушы матур шигъри юллардан башланып китте. 26 апрельдә туган, авыр тормыш газаплары татыган бөек татар шагыйренең туган көнен зурлап билгеләп үтү безнең балалар бакчасында күркәм гадәткә әйләнде. Чара Тукайның әсәрләрен сәхнәләштерү, шигырьләрен яттан сөйләү, экранда презентация карау, бию һәм моңлы жырлар, татар халык уеннарын бергәләп уйнау белән үрелеп барды.
-Бәйрәмне Габдулла Тукай сүзләренә язылган, татар халык гимнына әверелгән "Туган тел" җыры белән тәмамлау да, балаларда бөек шагыйребез Тукай иҗатына карата ихтирам, горурлык хисе уята, - ди "Теремкәй" балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе Илсөяр Шәяхмәтова.
Фотолар балалар бакчасыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев