Зәйнең «Теремкәй» бакчасы балалары яшь янгын сүндерүчеләр дружинасына керде
26 ноябрьдә Зәйнең «Теремкәй» бакчасы балаларын яшь янгын сүндерүчеләр дружинасына кабул итүгә багышланган тантаналы чара узды.
Чарада район янгын күзәтчелеге һәм профилактика эшләре бүлеге өлкән инспекторы Зөлфия Ризванова, ирекле янгын сүндерү җәмгыятенең Зәй участогы башлыгы Любовь Асташина катнашты.
Чара барышында балалар табышмакларга, янгын куркынычсызлыгы таләпләре буенча сорауларга җавап бирделәр. Өлкән төркем һәм әзерлек төркеме балалары арасында ярыш та оештырылды.
Яшь янгын сүндерүчеләр ант биргәч, аларга отряд эмблемалары тапшырылды. Хәзер әлеге балалар рәсми рәвештә якыннарын да янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә чакырачак.
Инспекторлар балаларны тормышларындагы мөһим вакыйга белән котладылар, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрделәр, блокнотлар рәвешендә бүләкләр тапшырдылар.
Фотолар район янгын күзәтчелеге хезмәтеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев