Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйнең «Тату гаилә» бакчасында тәрбияләнүчеләр макулатура җыйды

Балалар экологик акциядә катнашып, 230 кг кәгазьгә икенче гомер бүләк итте.

31 октябрьдә "Тату гаилә" балалар бакчасында “Кәгазьгә – икенче тормыш" экологик акциясе узды, аның кысаларында 230 килограмм макулатура җыелды. Хәзер иске кәгазь һәм картон эшкәртүгә китеп, яңа тормышка шанс алачак. Акциянең нәтиҗәсе планетабызны саклауга реаль өлеш кертү булды. Балалар бакчасы мөдире Мария Петрякова билгеләп үткәнчә, мондый инициативалар – үсеп килүче буын өчен табигатькә сакчыл мөнәсәбәтнең гамәли дәресе. 

– Бу акция – табигатьне саклауга үз өлешеңне кертү өчен менә дигән мөмкинлек, чөнки макулатура җыю - табигать турында кайгырту ул. Ул агачларны сакларга, әйләнә – тирә мохитне пычратуны киметергә һәм кыйммәтле ресурсларны экономияләргә мөмкинлек бирә, - дип сөйләде мөдир.

фотолар балалар бакчасыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев