Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйнең «Тату гаилә» бакчасында һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләре белән очрашу үтте

Зәйнең «Тату гаилә» балалар бакчасында күңел кылларын тибрәтерлек очрашу кичәсе узды.

Очрашуга махсус хәрби операциядә һәлак булган Зәй егетләренең әниләре, тормыш иптәшләре һәм балалары килде.

Зәй район үзәк дәваханәсе психологы Гелена Цымбал очрашуда катнашучылар белән әңгәмә үткәрде.

«Кайгыда ялгыз гына калырга ярамый. Иң караңгы көннәрдә дә — кояш нурында да, балалар көлүендә дә, гади генә сөйләшүдә дә яктылык табу мөһим», — диде ул.

Балалар тынычлык һәм геройлар турында күңелгә үтеп керерлек шигырьләр, җырлар һәм биюләр әзерләгән иде.

«Безнең герой якташларыбыз безнең тыныч, матур киләчәгебез өчен гомерләрен бирде. Безнең бурыч — калганнарын саклау», — диде бакча мөдире Мария Петрякова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев