Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйнең «Тату гаилә» бакчасы балалары маскировка челтәрләре үрүчеләр янында булды

Зәйнең «Тату гаилә» балалар бакчасында кулланылышта булган калай банкаларны җыю, аларны окоп шәмнәре ясаучы волонтерларга тапшыру бер традициягә әверелде.

Бу көннәрдә бакча балалары тәрбиячеләре белән бергә окоп шәмнәре ясау өчен җыелган банкаларны волонтерларга илтеп тапшырдылар.

Балаларны «Зәй сезнең белән» («Zаинск с vами» ) маскировка челтәрләре үрүче һәм гуманитар ярдәм җыючы төркем волонтерлары җылы итеп каршы алды.

Маскировка челтәрләре үрүче апалар балаларга, банкалар җыеп, шуның белән солдатларга ярдәм итүләре, никадәр мөһим эш башкарулары турында сөйләделәр. Шулай ук әлеге игелекле апалар челтәр үрү буенча мастер-класс үткәрделәр. Балалар аларның эшләрен күзәтеп кенә калмадылар, бу авыр, әмма бик тә мөһим булган эштә үзләре дә катнаштылар.

Балалар апаларга рәхмәт йөзеннән «Пой, живи, Россия...» патриотик җырын башкардылар һәм һәр солдатка окоп шәменең утыннан җылы һәм якты булсын өчен банкалар җыюны дәвам итәргә вәгъдә иттеләр.

Фотолар бакчадан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев