Зәйнең татар гимназиясе укучылары өчен Тукай туган көне бәйрәм рухында үтте
26 нчы апрель – татар яшәгән һәр төбәк өчен бәйрәм көне. Бу көнне татар халкы ел саен күренекле шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтә: Тукай, туган тел, милләт язмышы турында уйлана, бөек шагыйребезгә хөрмәт күрсәтә.
Зәйнең Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә дә әлеге бәйрәм уңаеннан төрле чаралар узды. Һәрбер чара халыкның мәдәни мирасын саклауга, яшь буын арасында туган телгә һәм әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлдерелде.
Китапханәче Венера Гизаровна бөек шагыйрьнең китапларыннан күргәзмә оештырды. Башлангыч сыйныф укучылары Г.Тукайның шигырьләрен сәхнәләштерде. Театр тамашалары Тукайның шигырьләре һәм хикәяләре театраль куелышларның нигезе булып тора, аларда катнашу укучыларга классик әсәрләренең эмоциональлеген һәм сәнгати тәэсирлелеген тирәнрәк тоярга мөмкинлек бирә. Шулай ук алар өчен иҗади остаханәләр оештырылды. Өлкән сыйныф укучылары бер–берсе белән шигырь уку осталыгында ярышты. Ә инде, 27 нче апрель көнне, гимназия укучылары дөньядагы иң зур һәм иң матур курчак театрларының берсе булган «Әкият»тә кунакта булдылар. Режиссер Илдус Зиннуров тарафыннан куелган “Апушның тылысымлы әкиятләре” тамашасын карадылар. Сюжет нигезенә автор бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның «Су анасы» һәм «Шүрәле» әкиятләрен ала. Кечкенә Апушның шау-шулы бай фантазиясе безне Әкиятнең тылсымлы дөньясына алып китә: анда сөйләшә торган ат, җырлый торган әтәч, һәр җирдә була торган Бичура, Су идарәчесе Су Анасы, хәйләкәр Шүрәле һ.б..Әлеге күңелле мизгелләр балалар күңелендә озак сакланыр дип уйлыйбыз.
Тукай мирасы беркайчан кыйммәте югалмаячак, еллар үткән саен кадере генә арта барачак милли хәзинәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев